Хыялын тормышка ашырган
Сабирҗановлар гаиләсен Тәмтедә бүгенге көндә дә беләләр һәм хөрмәт итәләр.
Әсгать Галимҗан улы тәҗрибәле ветеринар табиб иде, җәмәгать терлекчелеге аның карамагында булды. Үзе дә эшләде, яшь хезмәттәшләрен дә өйрәтте. Шәхси хуҗалыкларда да еш булды, терлекләрне терелтүдә күп тапкырлар авылдашларына ярдәмгә килде. Хатыны белән бергә алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, балалары мәктәптә бик яхшы укып, югары белем алганнар. Уртанчы кызлары Гөлнара, мәктәпне көмеш медальгә тәмамлагач, ике дә уйламыйча, документларын медицина институтына тапшырган.
– Безнең авылда тәҗрибәле һәм хөрмәткә лаек табиблар эшләде, алар күпләр өчен үрнәк булды – Ольга Сергеевна Калина, Анастасия Яковлевна Пьянкова һәм башкалар, - ди Гөлнара Әсгать кызы. - Хәтта югары уку йортын тәмамлаганнан соң да алар белән бер коллективта эшләдем, алардан тәҗрибә тупладым. Мин мәктәптә укыганда ук табиб булырга хыялландым һәм хыялымны тормышка ашырдым. 1993 елда туган авылыма кайтып, биредә эшли башладым. Кабул итүдә дә, стационарда да эшләдем. Ул вакытта терапиядә 20 урын бар иде һәм алар буш тормады. Миннән соң хастаханәгә Хәлим Хәйруллин, Алавсат Аскеров килде. Медицина учреждениесен 90 нчы еллар башында Айдар Самат улы Миргазизов җитәкләде. Анастасия Яковлевна рентгенолог иде һәм беренче вакытта пациентларга диагноз куярга бик ярдәм итте. Ак халат киеп, участок хастаханәсе терапевты вазифасына керешкәннән бирле утыз ел вакыт үткәнен сизми дә калганмын. 2007 елда участок хастаханәсен табиб амбулаториясе алыштырды һәм үткән гасырда Сергей Гримберг төзегән берничә медицина корпусы ике катлы бинага сыйды.
Хәзерге вакытта амбулаториядә капиталь ремонт бара, шулай да бу медицина учреждениесе эшендә әллә ни чагылыш тапмый. Җирлек халкы элеккечә табибка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Язылучыларыбыз арасында дистә еллар дәвамында җирле матбугатка тугры булган әнә шундый искиткеч кешеләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев