Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хыялыгыздагы участок сатыла

Социаль челтәрләрдә янә шау-шу. Бу юлы затонлылар поселокның яр буе зонасы өчен борчыла.

"Хәзер үк Идел буеннан хыялыгыздагы җир участогын сатып алыгыз!!!

Идел буеннан 10 сутыйлы участоклар. Җир милектә исәпләнә. Шәхси причал өчен планлаштыру мөмкинлеге бар".

Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә барлыкка килгән әлеге белдерү Куйбышев Затонында яшәүчеләрнең тынычлыгын алды.

“Болай булгач, ничек була инде? Затонлыларга күтәрелергә кирәк! Прокуратурага язарга! Тиздән Затон территориясендә Идел ярына якын да килә алмаячакбыз. Район башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ни өчен чит кеше безнең җирләр белән идарә итә?”.

“Мин Затонда туып үстем һәм биредә яшим, һәрвакыт яр буена бара идек, матурлыкка карап сокландык.  Бу ни эш?! Барысын да сатарга булдыгызмы?! Без табигатебез белән дан тоттык! Әтием стадион артында агачлар утыртты! Ничә еллар үтте, барысы да шул килеш торды, ә хәзер сатасызмы?!!!!!».

Бу хакта тискәре фикерләр бик күп булды.

Без әлеге җир участогының кемгә һәм кайчан милек буларак тапшырылуы турындагы сорау белән җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать иттек.

- Бу җир участогы элеккеге ат фермасы артында урнашкан, иске кирпеч заводына кадәр дәвам итә һәм елгага кадәр килеп җитә, - дип хәбәр итте җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ирина Вязникова. - Без өземтә сорадык һәм ЕГРН мәгълүматлары буенча 6 гектар мәйдандагы участокның 2011 елдан бирле физик зат милке булып исәпләнүен ачыкладык.

- Куйбышев Затоны штп җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре нигезендә, әлеге участок СХ-2 зонасында урнашкан, - дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә. - Бу авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге объект зоналарының шәһәр төзелеше регламенты. Әлеге зоналар авыл хуҗалыгы, фермер хуҗалыклары эшчәнлеге, шул исәптән авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен кирәкле капиталь төзелеш объектларын урнаштыру өчен билгеләнгән.

Рөхсәт ителгән куллануның төп төрләре: яшелчәчелек, бакчачылык, биредә терлек, хайван, кош-корт, балык үрчетергә, авыл хуҗалыгы продукциясен сакларга һәм эшкәртергә, питомниклар оештырырга, печән чабарга, көтү көтәргә, ветеринария хезмәтләре күрсәтергә, кибетләр, кафелар, складлар, юллар төзергә, су объектларыннан гомуми файдалану мәйданчыклары булдырырга мөмкин.

Ә менә алты гектарны кечкенә участокларга бүлеп, шәхси торак төзелеше өчен сатарга ярамый.

Моннан тыш, участокның түбәндәге чиге милекченеке булмаган яр зонасына тоташа. Шуңа күрә гражданнар, рөхсәт ителгән куллану төрен төгәл ачыкламыйча, әлеге участокны бүлеп, аны торак төзелеше өчен сатуны игълан итеп ашыкканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев