Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуш киләсең, изге Рамазан!

Исән-сау булган кешеләргә менә тагын ел буена сагынып көткән Рамазан ае да килеп җитте.

Ул унбер айның солтаны буларак кабул ителә, чөнки Коръән шушы айда иңдерелә башлаган һәм хәзрәте Мөхәммәд шушы айда Пәйгамбәр булган.   Ураза аеның максаты бер генә – тәүбә итеп, яман, начар гадәтләрдән арыну, Аллаһының рәхмәтенә ирешү. Бу ай шулай ук рухи тәрбия, гыйлем алу, Коръәнне уку, аның мәгънәләрен өйрәнү ае да. Быел ул 11 мартка, табигать кыштан матур язга күчкән вакытка туры килде. Ни сөенеч – ураза тотучылар саны елдан-ел арта бара. Шуның белән бу гамәлне үтәүгә яңа тотынучылар, кайбер өлкәннәр арасында да уразага бәйле сораулар туа. Бүген бу уңайдан үзәк “Җәмигъ” мәчете мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин белән очрашып, халыкта туган сорауларны бирдем.

– Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, дин кардәшләрем! Барыгызны да изге Рамазан ае башлану белән котлыйм. Бу айны Аллаһыбыз кушканча, уразада булып, Коръән, тәравих намазлары укып, ифтар ашларында гыйбрәтле вәгазьләр тыңлап, фәкыйрьләргә, ятимнәргә ярдәм итеп, изгелекләр кылу юлында булып үткәрергә насыйп әйләсә иде.

– Хәзрәт, халыкны кызыксындырган сорауларның берсе: «Уразага керер идем, намаз укымыйм» дип икләнүчеләр.

– Аллаһы Тәгалә безгә биш фарыз әмер иткән. Болар – иманлы булу, ураза тоту, намаз уку, зәкәт бирү, хаҗ кылу. Әгәр берсен үтәп, икенчесен әле үтәмибез икән, беренче үтәгән гамәл өчен савабын, үтәмәгәне өчен гөнаһын алабыз. Әмма намаз укымыйм дип, уразага керүдән куркырга кирәкми. Максат куегыз да уразада әкренләп намаз кагыйдәләре белән таныша башлагыз. Кемдер иртәнге намазны укудан башлый, аннан тора-бара биш вакыт намазны укырга керешә.

– Әгәр кеше, авырып китеп, уразасын калдырса нишләргә?

– Әйе, сәламәтлеккә бәйле андый очраклар да була. Кеше авырый икән, калган көннәр уразасын хәле җиңеләйгәч, үзенә уңайлы вакытта тота ала.  Аллаһы Тәгалә ислам динендә авырлык бирмәгән.

– Уразаның беренче өч көнен һәм соңгы өч көнен генә тотучылар да бар. Бу хакта  нәрсә диярсез?

– Ниятләгәндә, уразаны тутырып тотам дип ниятләргә кирәк. Башында да, уртасында да, ахырында да унар көн булсын. Рамазанның беренче ун көне – Аллаһының рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан чистарыну чоры, соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере. Аннан шуны әйтер идем – өч көн тотканнан соң, организм  көйләнә, режимга керә.

– Кичтән ашап, ният кылып ятсаң, сәхәргә тору мәҗбүриме?

– Сәхәр вакытында торып, бер генә йотым су эчеп, ниятләп ятсагыз, савабы күбрәк булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) “Сәхәрне йоклап калмагыз” дип кисәткән.

– Үзе ураза тотмаган, ләкин ифтар ашы уздырган кешегә аның савабы бармы? Ифтарларда ураза тотмаган кеше катнаша аламы?

– Авыз ачтыру – әҗер-саваплы гамәл. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем дә кем ураза тотучыларны ифтарга җыеп, авыз ачтырса, һәр авыз ачкан кешенең уразасы мәҗлес хуҗасына да языла, үзенә дә кала”, ди. Ифтар мәҗлесләренә уразада булмаучыларның килүе гөнаһ түгел. Бу мәҗлестә катнашу, бәлки, алга таба аларга  уразага керергә сәбәп булыр, иншә Аллаһ.

– Авыз ачканда, кайберәүләр тоз, кемдер су, кемдер вак җимеш куллана. Моның берәр хикмәте бармы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) авыз ачканда, иң беренче хөрмә кабып куйган. Бу – сөннәт гамәл. Көн дәвамында ач торганда, бу җимеш организм өчен файдалы. Югарыда әйтеп узган ризыклар белән дә авыз ачу дөрес.

– “Уразада телевизор карау гөнаһмы? Бу очракта ураза бозыламы?” дип сорау бирүчеләр бар.

– Телевизор карау ураза һәм тәһарәтне бозмый. Әмма сугыш, үтереш, әхлаксызлык, яратышу турындагы программаларны карау тыела. Ил хәбәрләрен, тәрбия бирә торган, дини тапшыруларны карарга ярый.

– Җавапларыгыз өчен сезгә барлык газета укучылар, дин тотучылар исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Тоткан уразаларыбыз, теләгән теләкләребез, догаларыбыз кабул булсын! Барлык ураза тотучыларга сабырлык һәм сәламәтлек телим.

Гөлшат Шәрәфи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев