Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәт сөючән һәм иҗади

Тагын бер җиңүчебез – Кыртападан Розалия Сафина.

Апас районы Борнаш авылында туып-үскән кыз, бухгалтер белгечлеге алып, 90 нчы еллар башында районыбызга килгән һәм биредә калган. Ире Фәрит газ хезмәтендә эшли, ә Розалия 30 ел буе башта колхозда, аннары агрофирманың җирле бүлекчәсендә финанслар белән шөгыльләнгән. Авыл хуҗалыгы предприятиесе үзгәртеп корылганнан соң, Алабуга мәдәният көллиятендә белем алган һәм инде бишенче ел авыл клубы мөдире булып эшли, җирле халык белән актив элемтә урнаштыра. 

Авыл бәйрәм- нәрен Розалия үзенчәлекле итеп үткәрә: мәсәлән, Авыл көнендә биредә төрле җиләк-җимешләрдән әзерләнгән кайнатмалар буенча конкурс-күргәзмәләр уза, өстәвенә, алар бөтенләй башка рецептлар буенча кайнатылган – һәм бу бары Кыртапада гына шулай. Кагыйдә буларак, мондый кызыклы чараларда кунаклар күп була. Шулай итеп, барысын да яңадан башларга беркайчан да соң түгел.

Өстәвенә, Розалия Сафина – театр коллективы җитәкчесе дә, ел саен «Идел-Йорт» конкурсы кысаларында куела торган спектакльләрдә үзе дә бик табигый уйный. Үзешчән артистлар һәрвакыт яңа спектакль әзерлиләр. Аны тамашачылар гына түгел, театр фестиваленең жюри әгъзалары да рәхәтләнеп карый.

Розалия белән Фәрит Сафиннар ике кыз үстергән – Ләйсән белән Алисә Казанда яшиләр, әтиләре кебек үк газ хезмәтендә эшлиләр – шул рәвешле, гаилә династиясе барлыкка килгән. Кызларның гаиләләрендә, әби белән бабайны сөендереп, дүрт онык үсә.

Розалия Камил кызы өйдә дә тик утырмый: ире белән бергә алар умарта кортлары, терлек-туар һәм кош-корт асрыйлар – әнә шундый тырыш һәм иҗади кешеләр алар Кыртапа авылында яшәүче укучыларыбыз…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев