Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хезмәт гомерен кулланучылар кооперациясенә багышлаган

Кулланучылар кооперациясе системасында утыз елдан артык эшләгән Зоя Матросова апрель аенда үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул 1935 елда гади эшчеләр – Павел һәм Александра Сергеевлар гаиләсендә туган. Аның балачагы сугыш елларына туры килгән: Бөек Ватан сугышы башланганда, Зоя Матросовага нибары 6 яшь булган. Яшьтәшләре кебек үк, Зоя Павловнага да, сугыш башлану белән, авыр сынаулар үтәргә туры килгән, чөнки ачлык һәм суык зур илебезнең бар халкына – олыларга да, балаларга да кагылган. 

Сугыш чорындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны узгач, унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул өйрәнчек булып урнаша – язу машинкасында эшли, анда ике ел хезмәт куя. Аннары Павел Матросовка кияүгә чыга, ике балалары – Александр һәм Галина туа. Декрет ялыннан соң Райпотребсоюзга секретарь-машинист булып урнаша. Аннары, районда үзгәртеп корулар башлангач, аны универмагка җыештыручы итеп күчерәләр. Район торгызылганнан соң, РайПОда кассир булып эшли, пенсиягә дә шуннан чыга. Аннары тагын 9 ай кулланучылар оешмасында эшләп, тулысынча лаеклы ялга чыгып китә.

– 1959-1990 елларда Зоя Павловна намус белән кулланучылар кооперациясе системасында – 1974 елда РайПО итеп үзгәртелгән Райпотребсоюзда эшләде, - диде күп еллар район кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән Нина Колчина. Ул юбилярны котларга килгән иде. - Хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен кассир булып эшләде. Җаваплы хезмәткәр буларак, ул үз алдындагы барлык бурычларны зур тырышлык белән җиренә җиткереп үтәде һәм эшен һәрчак намус белән, күңел биреп башкарды. Зоя Павловна үзенең бөтен хезмәт юлын район кулланучылар кооперациясенә багышлады, берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, яшь буын өчен үрнәк булды. Аңа нык сәламәтлек, якыннарының игелеген һәм мәрхәмәтен күреп яшәвен һәм, әлбәттә, тынычлык һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев