Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ХАТЫН-КЫЗНЫҢ бөтен күрке – ана булуда

Елдан-ел җәмгыятьтә балалы гаиләләргә һәм булачак әниләргә игътибар арта, дәүләт төрле ярдәм чаралары булдыра.

Газета битләрендә без даими рәвештә программалар һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирәбез, ә бүген Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә булачак әниләр өчен үткәрелгән чара турында сөйлисебез килә. Ул «Хатын-кызның бөтен күрке ана булуда» дигән девиз астында узды һәм Бөтенроссия авырлы хатын-кызлар көненә багышланды.

Бу көн Россиядә гаилә кыйммәтләрен ассызыклап һәм «Гаилә» милли проекты мәнфәгатьләренә җавап биреп, алтынчы мәртәбә билгеләп үтелә.

Бөтенроссия авырлы хатын-кызлар көненең  7 апрельдә үтүе очраклы гына түгел. Бу көнне православие чиркәве Благовещениены – Мәрьям Ананың гөнаһсыз рәвештә балага узуы турындагы яхшы хәбәр көнен бәйрәм итә.

Медицина хезмәткәрләре булачак әниләргә бу чорда үзеңне саклауның һәм сәламәтлеккә игътибарлы булуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Районның төрле хезмәтләре вәкилләре файдалы мәгълүмат белән уртаклашты.

ЗАГС бүлегенең баш белгече Алинә Шакирова «Бала туу» суперсервисыннан файдалану турында сөйләде, бу хезмәт ЗАГС органнарына шәхсән бармыйча гына бала тууны теркәү мөмкинлеге бирә.

Бала туу белән, әни кешенең беренче мәшәкатьләре дә барлыкка килә – баланы төрле учреждениеләрдә теркәү, тиешле документлар булдыру. Һәм монда суперсервис ярдәмгә килә. Ул ана ЗАГСка барып вакыт сарыф итмәсен, Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны тутырып, яңа туган баласына иң мөһим документларны тиз һәм җинел генә алсын өчен булдырылган.

СФРның балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын билгеләү бүлеге консультанты Гүзәл Гыйззәтова авырлы хатын-кызларга пособиеләр һәм түләүләр турында мәгълүмати белешмәләр таратты, аларда булачак әниләргә файдалы киңәшләр бар.

Республика матди ярдәм үзәгенең Кама Тамагы районындагы бүлекчәсе вәкиле Елена Сомова 2025 елның 1 гыйнварыннан балаларга айлык һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме турында сөйләде.

«Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Эльза Зиннәтуллина хезмәттәшләре һәм яшьләр үзәгендәге хезмәткәрләр белән бергә «Ләкләк бүләге» дигән ачык төсләрдәге эшләнмә ясау буенча мастер-класс үткәрде. Булачак әниләр бик теләп кистеләр, ябыштырдылар һәм сюрприз-кәнфит салынган эшләнмәләр ясадылар. Бу күнекмәләр аларга киләчәктә балалар бакчасына төрле эшләнмәләр ясаганда кирәк булачак. Чара җылы дустанә шартларда узды, ул кызыклы һәм файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев