Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби операциядә катнашучыларга уку йортларына кергәндә ташлама турында закон имзаланды

Махсус хәрби операциядә катнашучылар югары уку йортларына һәм колледжларга бюджет урыннарына аерым квота чикләрендә укырга керә алачак.

Аларны сынау нәтиҗәләре буенча кабул итәчәкләр. Түләүле бүлектә укучылар да өстенлекле рәвештә бушлай уку бүлегенә күчә алачак. Президент Владимир Путин шундый закон имзалады.

Шулай ук пандемия чорында хезмәт бурычларын үтәгән вакытта авырулардан үлгән медицина хезмәткәрләренең балаларына да ташламалар бар. Аларны югары уку йортларына медицина һәм фармацевтика белем бирү программаларына аерым квота буенча, керү сынауларыннан башка гына кабул итәргә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, гражданнарның күрсәтелгән категорияләренә федераль бюджет акчалары хисабына федераль югары уку йортларында әзерлек курсларына керү мөмкинлеге дә бирелә.

Закон абитуриентларның шәхси казанышлары исемлеген тулыландыра. Аларга хәзер Россия Кораллы көчләрендә чакырылыш буенча, контракт белән һәм мобилизация чорында хәрби хезмәт үтү дә керә.

Россия хөкүмәтенә Путин махсус операциядә катнашучыларны түләүле уку бүлегеннән түләүсез бүлеккә күчерү өчен югары уку йортларында вакантлы бюджет урыннарын яңадан бүлү тәртибен билгеләргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев