Хәрби исеме – майор
Кузнецов Александр Петрович «Кызыл байрак» газетасы редакциясендә эшләгән.
Кызганыч, без Александр Петрович, аның хәрби һәм хезмәт юлы турындагы хатирәләре белән уртаклаша алырлык кешеләрне таба алмадык, «Халык хәтере» сайтында бик аз гына мәгълүмат табылды.
Александр Кузнецов 1918 елда Кама Тамагы районының Заовражный Каратай авылында туган. Җирле мәктәпне тәмамлаган, 1938 елда Кама Тамагы район хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә алынган һәм 1954 елга кадәр гамәлдәге армиядә хезмәт иткән.
Сугыш беткәндә, артиллерия-техник хезмәт майоры дәрәҗәсенә җиткән.
Гаскәрләрнең үзәк төркемендә 665 нче артиллерия полкы составында хезмәт иткән.
1954 елның августында әйләнеп кайткан. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев