Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Хәрби дәрәҗәсе: кече сержант

1997 елдан район кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән Нина Михайловна Колчина газетабызга авыр кырыгынчы елларда Ватан сагында торган оешма ветераннары турында искә төшерде. Шуларның берсе – Клавдия Петровна Кутько.

Ул 1923 елның октябрендә Кама Тамагында туа. 1931 елдан 1941 елга кадәр Кама Тамагы урта мәктәбендә укый. 

Сугыш башланырга дүрт көн кала кыз 10 сыйныфны тәмамлый, чыгарылыш кичәсендә сыйныфташлары белән бергә киләчәккә планнар төзиләр, әмма... 

«Егетләр (алар җидәү иде) шундук армиягә чакырылды һәм аларны хәрби училищеларга алдылар, ә аннан соң бер генә юл – алгы сызыкка. Өчесе генә исән калды. Ваня Крапивин, Леня Лифанов, Андрей Балмасов һәлак булдылар. Мәктәп директоры – математика укытучысы Валентин Васильевич Нестеров, физик Иван Архипович Осетрин, тарихчы Семен Иванович Канунов та сугышның беренче көнендә үк фронтка киттеләр. Алар сугыштан кайтмады», - дип искә ала Клавдия Петровна. 

1941 елның 22 июнендә аның әтисенә дә повестка килә. Ә Клавдия Дәүләт банкы операционисты булып эшли башлый. Дүрт бала арасында иң олысы булганлыктан, тырышып хезмәт куя. Ә 1941 елның октябрь уртасында башка хатын-кызлар, картлар, кызлар белән окоп казырга китә. Бакчалардагы барлык агачлар өшеп беткән ул зәмһәрир суык кышта Кама Тамагы кешеләре иртәдән кичкә кадәр Балтач, Лаптевка, Әтрәч авылларында танкларга каршы чокырлар казыганнар, суыктан һәм ачлыктан хәлсезләнгән кешеләр өчен туң җирнең һәр сантиметрын казу бик газаплы булган. 

Мартта Клавдия Петровна өенә кайта, ләкин бу озакка булмый. Аны Чабаксар элемтә училищесына җибәрәләр, анда телеграфист һөнәренә укый. Телеграф эшен үзләштерү белән бер үк вакытта Клавдия Петровна хәрби хезмәткә дә өйрәнә.

1942 елның августында Клава Сороковнинага (язмабыз героеның кыз фамилиясе) повестка килә.

«1942 елда кызларны мобилизацияләү башланды. Безнең класс кызлары Таня Ширягина, Клава Коняхина һәм Надя Кобзова 1942 елның апрелендә, ә мин соңрак – 7 августта хәрби хезмәткә алындык. Люба Захарова белән бер частька  эләктек һәм сугыш ахырына кадәр диярлек бергә булдык», - дип искә ала Клавдия Петровна.

Әнә шулай аның Ватанны саклау буенча батыр сугыш юлы башлана һәм 1945 елның сентябрендә тәмамлана. Язмабыз герое Совет армиясе белән бергә Мәскәү, Курск, Брянск һәм Орел өлкәләрен, Польшаны уза. Сугыш тәмамлангач, сентябрь аенда демобилизацияләнә, кияүгә чыга һәм 1947 елның декабренә кадәр гаиләсе белән Польшада яши…

Польшадан кайткач, Клавдия Петровна ярты ел Ставрополь краеның Петровское авылында Дәүләт банкы операционисты булып эшли. 1948 елның августында Кама Тамагына кайта, анда башта элемтә дистанциясендә телеграфчы булып эшли, ә аннан соң кулланучылар кооперациясе системасында хезмәт эшчәнлеге башлана: Кама Тамагы районы берлегендә бухгалтер-калькулятор, аннары күмәртәләп сату буенча өлкән бухгалтер, баш бухгалтер урынбасары. Мондый эш өчен кирәкле белемне язмабыз герое производстводан бүленмичә генә ала – 1958 елда «бухгалтер» белгечлеге буенча Казан кооператив техникумының читтән торып уку бүлеген тәмамлый.

1963 елдан Клавдия Петровна Кама Тамагы авыл җирлегендә планчы булып эшли, ә 1965 елдан ул инде район кулланучылар берлеге планчысы була, бу берлек 1974 елда РайПО итеп үзгәртелә. Ул вакытта инде Бөек Ватан сугышы ветераны план бүлеген җитәкли һәм анда 1978 елда лаеклы ялга чыкканчы эшли…

Аның хезмәттәшләре һәм кулланучылар кооперациясе системасы җитәкчелеге Клавдия Петровнага һәрвакыт зур хөрмәт белән карыйлар, ул үзенә йөкләнгән теләсә нинди эшне җаваплылык һәм намус белән башкарган, тирәсендәге кешеләргә карата итагатьле һәм ягымлы булган.

1966 елның августында аны кулланучылар кооперациясенең Бөтенсоюз съездына делегат итеп җибәрәләр.

Ә Клавдия Кутьконың бүләкләре аның батырлыгын һәм хезмәт сөючәнлеген тагын бер кат раслый: болар – 1943 елның 8 мартында Брянскида алган «Бик яхшы элемтәче» мактау билгесе, «Германияне җиңгән өчен» медале, «Совет сәүдәсе отличнигы» билгесе, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» билгесе һәм юбилей медальләре.

Ә «Халык хәтере» порталында язмабыз герое турында тыйнак кына: «Кутько Клавдия Петровна. Туган көне: 15.10.1923. Туган урыны: ТАССР, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы бистәсе. Военкомат атамасы: ТАССР, Тәмте РХК. Хәрби дәрәҗәсе: кече сержант. Бүләкләнүнең атамасы: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены” дип язылган. 
Фронтовик Клавдия Кутько – батыр һәм хезмәт сөючән хатын-кыз – мәңге халык хәтерендә калачак…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев