Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Волонтерлар өчен мастер-класс

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләрнең гаиләләре өчен маскировка челтәрләре үрү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Бүгенге көндә маскировка челтәрләре – хәрбиләрнең ихтыяҗы зур булган иң кирәкле материал. Алар сугышчыларны, коралларны, хәрби техниканы һәм башка мөһим объектларны яшерү өчен кулланыла. 

Балалар һәм аларның ата-аналары махсус хәрби операциянең гомуми эшенә үз өлешләрен керттеләр. Һәркемнең патриотик атмосферага чуму мөмкинлеге булды.
Маскировка челтәрләре үрүдә «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында ял итүчеләр зур ярдәм күрсәтте. Алар, техниканы үзләштереп, һәр буш минутларын эшкә багышладылар.

Белгечләр тукымадан ничек итеп тасмалар кисәргә, төрле сезоннар һәм билгеләнешләр өчен челтәрләрнең үрелү үзенчәлеге турында сөйләделәр һәм аларны үреп күрсәттеләр.

Маскировка челтәре үрү – бик җентекле эш, аның һәр күзәнәгенә игелек һәм мәхәббәт салына, шуңа күрә мондый саклану чарасы теләсә кайсы саклау чарасына караганда ышанычлырак. Ул кемнеңдер гомерен саклап калу, сугышчыга, исән-имин гаиләсе янына кайту өчен, дошманнан яшеренү мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев