Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Виктор Мартьянов – китап герое

Мәскәүдә Светлана Корепанованың «Герои, ушедшие в вечность» дип аталган китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу шигырьләр җыентыгы махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә багышлана.

Иҗади чарада һәлак булган сугышчыларның әниләре катнашты, алар җыентыкны төзү өчен материаллар биргән. Алар арасында Осинники авылында яшәүче Алевтина Мартьянова – әлеге китап геройларының берсе булган Виктор Мартьяновның әнисе дә бар иде.

 "Бу инде махсус хәрби операция барышында һәлак булган 33 сугышчы истәлегенә багышланган өченче том. Аларның һәрберсе-исемлектә исем генә түгел,ә уникаль язмышлы, хыяллы һәм өметле кеше. Минем улым – 2023 елның 9 декабрендә һәлак булган Мартьянов Виктор Юрьевич өченче том герое булды. Ул яхшыга өметләнде һәм тынычлык өчен көрәште", - дип уртаклашты редакция белән Алевтина Шамил кызы.

Виктор үлгәннән соң аның хатыны Елена инде ике елга якынмахсус хәрби операция зонасында санитар-инструктор булып хезмәт куеп, иренең эшен дәвам итә һәм алгы сызыктагы сугышчыларга булыша.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев