Ветераннар советыннан Җиңү көне белән котлау
Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, пенсионерлар!
Чын йөрәктән сезне Җиңү көне белән котлыйм!
Җиңү көне хаклы рәвештә илебез тарихының иң якты һәм тантаналы битләре исемлегенә керә. Бу – илебез һәм бөтен дөнья өчен иң кырыс сынау булган сугыштагы җиңү.
Бүген без алгы сызыкта көрәшкән һәм тылда хезмәт куйган һәркемгә тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Сугыш кырларыннан кайтмый калганнарны күз яшьләре белән искә алабыз. Фронт һәм тыл геройлары турындагы хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк!
Кадерле каматамагылылар, бу бөек көндә сезгә чын күңелдән яхшы кәеф, бәхет һәм сәламәтлек телим! Күңелегез сафлыгын балаларыгызга һәм оныкларыгызга җиткерегез, чын күңелдән сөенегез, тынычлык һәм азатлык өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгын онытмагыз. Бәйрәм белән!
Район сугыш һәм хезмәт ветераннары, пенсионерлар Советы рәисе
Газинур Габидуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев