Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ветераннар белән очрашу

Казанда Татарстан Рәисе 2025 елда һөнәри осталык буенча чемпионатларда җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты йөкләмәсе буенча узган елның июлендә Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс»  беренче чемпионаты узды. Шулай ук Татарстаннан булган ветераннар Мәскәүдә узган илкүләм чемпионатта республиканы лаеклы тәкъдим иттеләр, 11 медаль яуладылар, анда безнең якташларыбыз да аерылып торды.

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция ветераннарын сәламләп: «Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз һәм яшьләргә күрсәткән үрнәгегез өчен рәхмәт белдерәбез. Казанышларыгызның республика һәм ил файдасына җиңүләр өчен ныклы нигез булачагына ышанам».

Рөстәм Миңнеханов чемпионнарны һәм призерларны югары нәтиҗәләргә ирешүләре белән котлады, остазларына һәм шәхси үрнәкләре белән яңа белгечләр ярдәм итүчеләргә аерым рәхмәт белдерде.

– Безнең районнан очрашуда махсус хәрби операция ветераны – «Сәнәгать робототехникасы» номинациясендә «Абилимпикс» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы җиңүчесе һәм илкүләм этап призеры Евгений Матросов булды. Ул төбәк җитәкчесенең ветераннарга мөнәсәбәте, мәшгуль булуына карамастан, Рөстәм Миңнехановның алар белән аралашырга һәм мондый мөһим чараларда катнашырга вакыт табуына сокланды, – дип билгеләп үтте «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ирина Кузиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев