Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар мәнфәгатендә

Узган җомгада туган якны өйрәнү музеенда ветераннарның иҗтимагый оешмасы советы пленумы булды.

Анда ветераннарның республика советы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты. Район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева үзенең чыгышында совет башкарган эш турында мәгълүмат бирде, пленумның кайбер документлары һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. Районның өлкән яшьтәге гражданнары турында кайгырту - дәүләт мөһимендәге эш. Аларның лаеклы ялга чыккач та актив яшәүләре әһәмиятле. Бу хакта муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов сөйләде. Ул райондагы эш барышы, үсеш перспективасы белән таныштырды, өлкәннәргә лаеклы ялга чыкканнан соң да актив тормыш позициясендә булуларын, яраткан эшләре белән шөгыльләнүләрен теләде. Аннары ул «Өлкәннәр университеты» белем бирү программасы буенча «Компьютер грамоталыгы нигезләре» курсларын үткән пенсионерларга сертификатлар тапшырды.

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов һәм ветераннарның поселок советы рәисе Зәйнәп Галиева алдагыларның чыгышын тулыландырды.Россия пенсионерлар союзының район бүлеге рәисе Фәүзия Иванова музейга «Ветеран» газетасына язылу квитанциясе тапшырды, бүләк бирде. Ветераннар советы әгъзасы Раиса Митрошина ЦСОН коллективына өлкәннәргә карата булган игътибарлары өчен рәхмәт әйтте. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров прокурор вәкаләтләре бүлегендә РФ Гражданлык процессулаь кодексының 45 маддәсе таләпләренә аңлатма бирде. Ул шулай ук экстремизмга һәм террорга каршы тору турында сөйләде. ТКХ эшенә бәйле, җир участоклары буенча сорауларда ярдәмгә мохтаҗ булучыларга прокуратурада үз хокукларын яклауда ярдәмен тәкъдим итте.

Хәбир Иштирәков Ирания Сәгъдиевага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев