Ватаныбыз өчен көрәшкәннәр
Кама Тамагында яшәүче Гөлзадә Дәүләтшина яшьлекләре авыр кырыгынчы елларга туры килгән әти-әнисе – Бөек Ватан сугышында (беренче Украина фронты, 58 нче аерым танк полкы) катнашкан Әхмәтша Дәүләтша улы Дәүләтшин һәм тыл хезмәтчәне Сәлимә Дәүләтшина турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
Дәһшәтле 1941 ел. Юк, ул вакытта ул әле дәһшәтле булмый. Җәй җитеп, мәктәптә соңгы имтиханнар тапшырыла, алда әле күпме эшләр һәм хыяллар көтә. Башта армия хезмәте, аннары нәрсә булачагын ул әле тәгаен генә хәл итмәгән. 20 июнь көнне медицина комиссиясендә Әхмәтша Дәүләтшинны хәрби хезмәткә яраклы дип табалар. Вакыт күп, Казан буйлап йөрергә була, ә иртәгә өйгә – Кыртапага. Армиягә яңа елга таба чакырачаклары турында әйтәләр. «Бик әйбәт, димәк, көзен авылдашларыма икмәк җыярга булыша алам», - дип уйлый ул.
Тик Әхмәтша Дәүләтшинга ул көздә ашлык җыярга туры килми. Сугыш башланып китә... Ә июль азагында ул инде 23 нче запас танк полкы курсанты була.
«Безне “Матильда” белән идарә итәргә өйрәттеләр», - дип искә ала иде әти. - Англия-Совет килешүе буенча Бөекбританиядән төньяк диңгезләр аша безгә бу танкларны корабльләрдә китерделәр. Көчле машина, ике моторлы, ләкин тиз йөрешле түгел».
Ә сугыш һаман көнчыгышка таба бара. Туган илнең һәр почмагында канонада авазы яңгырый. Егетләр сугышка ыргыла, Харьков – Полтава – Киев – 1943 елның җәендә һәм көзендә 178 танк бригадасы әнә шул юлны үтә. Әхмәтша сугышта йөзләрчә чакрым уза, Курск сугышында катнаша, Киев, Сумская, Полтаваны азат итә. Танкист Әхмәтша-Алеша (полкташлары аны русча шулай атаган) үзенең дәһшәтле машинасын Украина җире буйлап йөртә, Көнбатыш Украина, Көньяк Польша азат итүдә катнаша.
1944 елда Әхмәтша Т-34 танкын йөртергә өйрәнә. Аның белән Ровно, Дубно, Сарны шәһәрләре урамнарыннан уза. Бу танкта дәүләт чигенә чыга. Польша җирен басып алучыларны тар-мар итә. 1944 елда Чехословакия чигендәге Карпат тауларына барып җитә. Әхмәтша Дәүләтшин хезмәт иткән танк ротасына Дукель үткеле тирәсендә разведка үткәрергә боерык бирелә. Бу бик ныгытылган үткел була. Карпат тирәсендәге тәбәнәк калкулыклар куе урманнар белән капланган, совет солдатларының юлында киртә булып тора. Тауга атышсыз диярлек күтәреләләр. Тик тау үткеле аша узганда, артиллерия утына эләгәләр. Җир яна, танкларга ут каба.
Беренче снаряд алып баручы йолдызчыкка бәрә, икенчесе борт бронясын тишә, радист Иван Крепников һәлак була, Әхмәтшаның чигәсенә кыйпылчык эләгә, аягы яралана, авыртудан ул аңын югалта. Машина йөртүчене, командирны, корал төзәүчене ничек тартып чыгарганын аңламый да кала. Аңына килгәч, корал алып, өскә менеп китә. Бәхеткә, танклар артыннан коры җир гаскәрләре килә. Санитар сугышчының ярасын бәйли һәм ятарга куша. Соңрак аны алырга солдатлар килә. Төп бурыч – немецларның ут нокталарын ачыклау уңышлы үтәлә.
Бу сугыш өчен Әхмәтша Дәүләтшин Кызыл Йолдыз ордены һәм Чехословакия Республикасының «Дукель үткелен алган өчен» истәлекле медале белән бүләкләнгән. Әхмәтша Дәүләтша улы өчен сугыш әнә шулай тәмамлана. Аның гомере өчен табиблар алты ай буе көрәшә. 1945 елның мартында ул демобилизацияләнә.
Туган авылына кайтып эшкә урнаша. 2005 елның маенда вафат була, аягындагы җәрәхәте гомере буена борчый, чөнки табиблар кыйпылчыкның бер өлешен алып ташлый алмаган.
Тылның үз хезмәт фронты булган. Биредә дә булачак Бөек Җиңүне якынайтып хезмәт куйганнар, бөтен авыр эш хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә төшкән.
Әниебез Сәлимә Дәүләтшинаның яшьлеге нәкъ сугыш чорына туры килгән: 1941 елда, Гитлер Германиясе илебезгә мәкерле һөҗүм ясаганда, аның Иске Барыш авыл мәктәбенең җиденче сыйныфын тәмамлаган чагы була. Ир-атлар һәм яшь егетләр РККА – эшче-крестьян Кызыл Армиясенә (ул вакытта Кораллы Көчләр шулай аталган) чакырылган.
Сентябрьдә яңа уку елы башланган. Җиденче сыйныфны тәмамлаган 32 укучының 8 е генә сигезенче сыйныфка килгән, калганнары төрле сәбәпләр белән укуларын дәвам итә алмаган, бер айдан барысын да кичке укуга күчерәләр. Бер атна укыгач, мәктәпне ябалар: лампа өчен керосин, җылыту өчен утын булмый.
«Сыйныф җитәкчесе Гаян апа Нургалиева сыйныфка керде дә, укуны сугыш беткәч дәвам итәчәкбез, хәзер фронтка ярдәм итәргә кирәк, диде», - дип искә ала иде әни.
Шулай итеп, 13 яшьлек малайлар һәм кызлар каләм һәм карандаш урынына кулларына көрәк, балта, пычкы алган. Октябрь урталарында 90 авылдашыбыз һәм әниебез Дәүләки авылы тирәсенә окоп казырга китә. Төрле милләттән булган 28 хатын-кыз бер йортта яшәгән. Бишмәт яки телогрейка җәеп, идәндә йоклаганнар, өйдән алып килгән ризык белән тукланганнар. 1941 елның кышы бик кырыс булган, суктырылмаган чүмәләләрне ягып җылынырга туры килгән, ә ипи урынына кыздырган бөртек ашаганнар.
Язын колхозга кайтканнар, орлык әзерләгәннәр, аны ташыганнар, үгез һәм ат җигеп, җир сөргәннәр. Язгы кыр эшләре тәмамлангач, янә районнан читтә фронт һәм тыл өчен ягулык һәм утын әзерләгәннәр.
1942 елның октябреннән 1943 елның апреленә кадәр әниебез Кыртапа авылыннан (аның туган авылы) булган ике кыз белән Паратск станциясендә эшләгән – вагоннарга утын төягән. Норма бик зур булган – өч кешегә 2 вагон. Иртәнге сәгать 3 тән караңгыга кадәр эшләгәннәр. Нормадан артык эшләгән өчен 0,5 кг арыш икмәге биргәннәр. Еш кына төнлә дә эшләгәннәр. Алар Паратскидан авылга качып кайткан, шул елны әнисе (безнең әбиебез Галиуллина Шәмсебанат) вафат була, әмма кайгырырга вакыт булмый: орлык әзерлиләр һәм чәчәләр. Көзен Паратскига урман кисәргә җибәрәләр. Бер кешелек норма – сигез агач кисү, ботаклардан арындыру, унбер метр озынлыктагы төзелеш урманын кисү, калган өлешен утынга калдырыла…
1945 елның язында Җиңү көнен авыл халкы басуда каршылый. Кул арбалары белән басуга орлык ташыганнар.
«Карасак, бригадирыбыз Хәлимә ала Хәмидуллина бар көченә безгә таба йөгерә, үзе нәрсәдер кычкыра. Авылда янгын чыкканмы, әллә берәрсе үлгәнме, дип уйладык. Сугыш беткән булып чыкты. Авылга йөгердек. Җыенда рәисебез Мөхәммәт абый Вахитов чыгыш ясады. Һәркемнең уенда ирләренең һәм улларының тиздән сугыштан кайтачагы иде», - дип искә ала әни.
Сугыштан соң тормыш шундук җайга салынмый. Кул белән урак урганнар, ашлык сукканнар, утын әзерләгәннәр, орлык чәчкәннәр һәм җир сөргәннәр, 2-3 кенә сәгать йоклаганнар. Авырлыкларга карамастан, тамаклары тук, өсләре бөтен булган. Ир-атлар белән беррәттән эшләгәннәр, бер елда 400-420 хезмәт көне эшләгәннәр. Ә әнинең таяныр кешесе булмаган, бу вакытка әтисе (бабабыз Галиуллин Шакир) дә вафат булган.
1947 елда икмәк һәм бәрәңге азмы-күпме уңган, ул вакытта әни кырчылык буенча звеньевой була. Гаиләбез архивында ул еллардагы фотолар сакланган, алар анда шундый яшьләр һәм матурлар.
1948 елда әниебез фронтовик һәм танкист Әхмәтшага – әтиебезгә кияүгә чыккан. Алар биш бала тәрбияләп үстерделәр. Балачактан ук безне өлкәннәрне хөрмәт итәргә, игътибарлы, ярдәмчел булырга, хезмәт сөючәнлеккә өйрәттеләр. Әти-әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды, без алар белән горурландык. Алар буыны авыр чорда яшәгән, зур сынаулар узган, әмма чыдам булганнар, киләчәк буыннар өчен тынычлык яулаганнар.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда, Берлинга кадәр барып җитмәгәннәрне, җимерелгән, ләкин буйсынмаган йөзләрчә шәһәрләрне искә алыйк. Мәскәү, Сталинград, Ленинградны саклап калган солдатларны, Освенцим, Бухенвальд, Дахау концлагерьларын искә төшерик. Ватаныбызны саклап калган солдатларны онытмыйк. Аларның батырлыгы алдында баш иик. 9 Май мәңге безнең өчен милли горурлык, бөек шатлык һәм кайгы көне булып калачак. Бөек Җиңүнең нәрсә бәрабәренә килгәнен онытырга хакыбыз юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев