Ватанны саклаучы һөнәрен сайлаган
Якташыбыз Камил Шәйхиев хәрби академиядә уку авыр түгел дип саный.
Аның әти-әнисе – Кама Тамагы газ хезмәте мастеры Артур Шәйхиев һәм үзәк район хастаханәсе бухгалтеры Гөлнара Шәйхиева олы уллары белән чиксез горурланалар.
21 яшьлек егет Санкт-Петербург шәһәренең Михайлов хәрби артиллерия академиясендә белем ала. Гомерен армия белән бәйләү турында ул балачактан ук хыялланган.
– Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә укыганда ук, мин максатчан рәвештә курсант булырга әзерләндем һәм башка вариантларны карамадым да. Әти-әнием башта минем сайлавыма каршы булдылар һәм төрлечә үгетләп карадылар, әмма тора-бара күнделәр һәм хәтта, укырга кергәндә, актив рәвештә ярдәм итеп, хуплап тордылар. Хәзерге вакытта мин «Ракета комплекслары һәм залп утының реактив системалары» белгечлеге буенча өченче курста укыйм.
Камил әйтүенчә, академиядә уку өчен барлык шартлар да булдырылган. Курсантлар казармада дәүләт тәэминатында яши, өстәвенә аларга акча да түлиләр. Кышын – 15, җәен 30 көн ял бирелә. Өстенлекләрне дөрес куйсаң, бу туганнар, дуслар белән аралашу һәм актив ял итү өчен җитәрлек.
Артиллерия академиясендә уку барлыгы биш ел дәвам итә һәм беренче курс солдат хезмәтенә тиңләштерелә. Икенче курста курсантлар тугыз елга контракт төзи, ә академияне тәмамлагач, лейтенант дәрәҗәсе һәм хәрби белгечлек бирелә.
– Дәресләрне калдырмасаң һәм материалны аңларга тырышсаң, академиядә уку алай ук кыен түгел. Бу укуны уңышлы тәмамларга һәм кызыл диплом алырга ярдәм итәчәк. Әмма көн тәртибен, укуны, нарядларда хезмәт итүне һәм көнкүреш мәшәкатьләрен бергә алып бару җиңел түгел. Курсантларга бу эшләрнең барысына да өлгерү өчен көнне төгәл планлаштырырга туры килә. Өйдән ерак булу да авыр, әмма бу – зур тормышка беренче адымнар, - дип уртаклашты егет.
Камил үзенең хәрби академиягә укырга кергәненә үкенми. Ул бу һөнәрне чын ир-ат һөнәре дип саный. Академиягә керергә теләүчеләргә ул яхшы физик форманы сакларга һәм сәламәтлекне даими тикшереп торырга киңәш итә, бу – хәрбиләрнең тормышында һәм эшчәнлегендә иң мөһиме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев