ВАРВАРИНО: нәрсә булганын бабайлар күрде, нәрсә булачагын оныклар күрер
Варварино авылының «Родной уголок» театр коллективы «Идел-йорт» бәйгесенә «Хәтер исән» спектаклен тәкъдим итте, пьесаның авторы – җирле клуб мөдире Юлия Гундорова.
Узган елдагы кебек үк, театр коллективы җитәкчесе Юлия Гундорова яңа спектакль сценариен интернеттан эзләмәгән, «Родной уголок» коллективы ярдәме белән Бөек Җиңү юбилеена багышланган пьесаны үзе язган.
– Спектакльдәге вакыйгалар ерак авылларның берсендә бара, пьесабыз героинялары шунда яши, - ди Юлия Евгеньевна. - Аларның гаиләләренә сугыш җиле кагылган, һәм алар, бергә җыелып, фотосурәтләр, документлар буенча, сугыш чорындагы туганнарын һәм якыннарын искә алалар. Без тамашачыларыбызга халкыбызның – фронтовикларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырлыгы һәм ныклыгы турындагы истәлекләрнең кадерләп сакланырга һәм буыннан-буынга тапшырылырга тиешлеген җиткерергә теләдек…
Өстәвенә, һәр тамашачы сугыш еллары геройларын күрә алсын өчен, спектакльдә мөһим роль уйнаган барлык шул чор фотосурәтләре һәм таныклыклары экраннан күрсәтелде, бу варваринолыларның – фронтовикларның һәм сугыш җиле кагылган тыныч халыкның реаль тормыш тарихы. Шул рәвешле, Юлия Гундорова, режиссер буларак, әнә шундый кызыклы табышка ия булган һәм иҗат коллективы белән бергә кирәкле архив материалын җыю буенча зур әзерлек эше алып барган.
Йорт яныннан аккан елга һәм ачык төсләрдәге авыл йорты декорацияләре тамашачыларның барысын да шунда ук шәһәр ыгы-зыгысы булмаган ерак авылга алып килгәндәй булды. Хатын-кызлар ишегалдында гадәти көндәлек эшләр белән шөгыльләнәләр һәм карлыган куагы янында, кошлар сайравын тыңлап, чәй эчкәндә очрашалар. Авылга кайткан Анна (Тамара Сорокина) киләчәк буыннар ата-бабаларының тарихын белсен өчен, авылдашларының сугыш чоры һәм сугыштан соңгы үткәннәре истәлегенә җирле музей төзергә тәкъдим итә. Тамара Сорокина исә берничә ел элек Украинадан кайткан һәм актерлар ансамбленә кушылган. Кайчандыр ул ишкәк ишү белән уңышлы шөгыльләнгән, һәм аның спорт белән шөгыльләнүе шәһәр кызы Анна образы белән уңышлы ярашты. Ә залда шулай ук Анна – Тамараның әнисе – Анна Петровна Шикула утырды, ул кызының чыгышын дулкынланып карады. Сугышка кадәр аз гына алдарак туган Анна Петровнаның истәлекләре шулай ук спектакль героинялары сайлаган һәм өйрәнгән документлар арасында бар иде һәм тамашачылар аны зур экран аша да күрде.
– Без Херсон өлкәсеннән күченеп килдек, - дип газетабыз белән уртаклашты ул. Кызганыч, Бөек Ватан сугышына кадәр туган Анна Петровнаның туган якларында тагын сугыш бара һәм сугышчыларыбыз ул якларны янә азат итә. Әнә шундый чорлар һәм буыннар бәйләнеше күзәтелде, һәм тарих 80 ел узгач тагын кабатлана…
Варварино коллективындагы хатын-кызлар елдан-ел тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын спектакльләре белән сөендерә, алар гади авыл хатыннарын уйныйлар һәм сәхнәдә ихлас күңелдән җырлар башкаралар. Өстәвенә, «Варварушки» вокаль ансамблендә дә җырлыйлар, бу артисткалар өчен җыр шатлыкта да, кайгыда да күңелләрне бушату өчен менә дигән мөмкинлек.
Ә төп җырчыларның берсе (туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә) – төшенкелеккә бирелми торган пенсионер Татьяна Новикова, спектакльдә ул Саня түтине уйнады. Элек Татьяна Геннадьевна алдынгы сыер савучы булган, ә хәзер инде аның алты оныгы үсеп килә. Һәр чыгышында ул бар сәхнәне җанландыра һәм аның мәзәкләре шулкадәр тормышчан, әйтерсең лә, аның белән авыл урамында очрашкансың һәм тормыш сөюче әлеге харизмалы авыл хатыны күптәнге танышың кебек тоела.
Шул ук вакытта героиняларыбыз кулында сугышның коточкыч кайтавазы: үлем турындагы хәбәр. «Сезнең улыгыз – 297 нче укчылар полкы сержанты, Тәмте районы Варварино авылында туган бүлек командиры Новиков Иван Григорьевич социалистик Ватан өчен сугышта, хәрби антына тугры калып һәм батырлык күрсәтеп, 1944 елның 15 июлендә һәлак булды һәм Вильненск өлкәсе Каун районы Покойне авылына күмелде».
Ә Татьяна Геннадьевнаның кияве Иван Молочков махсус хәрби операциядә катнаша, хәзерге вакытта, нык яралану сәбәпле, госпитальдә дәвалана, ә өйдә аны өч баласы һәм хатыны көтә. Әнә шулай сәхнә тарихы тормыш тарихы белән үрелеп бара, безнең көннәрдә дә кайбер хатын-кызларга фронттан ирләрен көтәргә туры килә…
Сәхнәдә Лида ролен башкарган Наталия Игнатова 22 ел Варварино мәктәбендә, аннары 5 ел Тәмтедә математика укыткан. Тумышы белән Казаннан булса да, кияүгә чыкканнан бирле Варваринода яши һәм бу авыл инде аның өчен туган авылына әверелгән. Берникадәр вакыт Наталия Викторовна декрет ялына киткән Юлия Гундорова урынында эшләгән, һәм нәкъ менә аның җитәкчелегендә әлеге һәвәскәр коллектив барлыкка килгән дә.
Заманында клубта Юлия Евгеньевнаның кайнанасы Галина Гундорова да эшләгән. Ул, һәрвакыттагыча, авыл хатыны Анфисаны дөрес һәм табигый итеп сурәтләде. Хәзер Галина Николаевна пенсиядә, аның 6 оныгы бар, лаеклы ялга чыкканчы почтада хезмәт куйган, әмма, күргәнебезчә, ул күп кенә яшьтәшләре кебек телевизор каршында ял итеп утырмый.
Алтмышка якын кеше, нигездә, пенсионерлар яши торган әлеге кечкенә генә авылда хатын-кызлар иҗат белән шөгыльләнергә көч тә, вакыт та таба. Алар арасында Людмила Новикова да бар, ул барлык спектакльләрнең рәссам-декораторы да. Наталья Хохлова көн дә чисталык һәм тәртип урнаштыра. Шулай итеп, әлеге зур булмаган һәм уңайлы авыл клубында тормыш үз җае белән бара, иҗади коллектив якташларын кызыклы чаралар белән сөендерә һәм авылга сүнәргә ирек бирми.
Һәм, әлбәттә инде, премьерада концептуаль рольне куючы режиссер һәм пьеса авторы Юлия Гундорова уйнады. Тумышы белән ул Тәмтедән, Варварино кешесенә кияүгә чыкканнан бирле биредә яши, 2017 елдан җирле клуб мөдире, Казан мәдәният институтында югары профильле белем алган. Шул ук вакытта Юлия – өч бала әнисе дә. Бу юлы ул коллектив белән бергә якташлары турында архив мәгълүматларын җыю буенча зур эш башкарган – әлеге якташлары «Хәтер исән» спектакленең геройлары булып, спектакльнең атамасын раслады, болар – Василий Фетистов, Иван Новиков, Александр Алешин, Егор Афонин, Федор Лагутин, Григорий Хохлов, Василий Новиков, Александра Королева, Михаил Маслов, Прасковья Фетистова, Мария Новикова, Николай Найденов, Владимир Медведев, Евгений Богатов, Елена Буранова, Всеволод Крысин, Андрей Найденов, Николай Бубнов, Иван Королев, Иван Ульянцов, Иван Серяков…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев