Варварино авыл җирлеге
Җирлектә яшәүчеләрнең эшләре күп, алар барысын бергә хәл итәләр. Шуңа күрә «Үзара салым» программасында бөтенесе диярлек катнашкан. Җыелган һәм республика тарафынан арттырылган миллионнан аз гына күбрәк күләмдәге акча ике авылдагы зират коймаларын ремонтлауга, шулай ук кыш һәм җәй көннәрендә урам юлларын карап тотуга кулланылган.
– Узган ел кар күп булды, әмма без юлларны һәрвакыт чистартып тордык, быел да урамнарны чистартуда проблемалар булмас дип уйлыйм, - диде җирлек башлыгы Рушан Нотфуллин.
Торак пунктларда балтырганга каршы көрәш буенча зур эш алып барыла. Янгын куркынычсызлыгы кысаларында ике авылда да ел буена суүткәргечкә тоташырга мөмкин булган җиде гидрант урнаштырылган. 5 кубометр күләмендәге янгын сүндерү савыты бар.
Узган ел Варваринода Җиңү көненә яңа обелиск ачылган. Клубларда күп төрле чаралар уза, ләкин биредә яшәүчеләр клубка ял итәргә генә түгел, махсус хәрби операциядәге сугышчылар өчен блиндаж шәмнәре ясарга да килә.
Варваринода халык инициативасы белән зиратка яңа капкалар урнаштырганнар, бөтен периметр буйлап коймаларны алыштырганнар. Калган өлешен быел алыштырачаклар.
Җыелган халык алдында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев чыгыш ясады, ул грант ярдәме турында сөйләде һәм авыл халкын терлекләрдәге җитди авырулар турында кисәтте.
– Йорт хайваннарын читтән сатып алсагыз, документларны, ветеринария күрсәтмәләрен тикшерегез. Исегездә тотыгыз, бруцеллез кебек куркыныч авыру кешеләргә дә йога. Бозау яки сарык сатып алыр алдыннан, ветеринарлар белән киңәшләшегез. Алар кайсы районнарда карантин икәнен, кайда терлек сатып алырга ярамавын әйтерләр.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина тернәкләндерүнең техник чараларын прокатка алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирде.
«Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Ирина Кузиева ярдәм сорап фондка кемнәр мөрәҗәгать итә алачагын санап чыкты.
Республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов сөйләде. Варваринолылар авылда часовня төзергә ярдәм итүләрен сорадылар. Илнур Таһир улы епархия белән очрашырга һәм нәрсә эшләргә икәнен ачыкларга вәгъдә итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев