Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакыйгалардан беркайчан да читтә калмыйлар

Тенеш почта бүлекчәсе җитәкчесе Резидә Әсхәдуллина – районның актив волонтерларының берсе.

Аның актив позициясе турында газетабыз махсус хәрби операция башлануга ук берничә тапкыр язды. Ул өлешчә мобилизациягә кадәр үк солдатларга ярдәм җыя башлаган иде. 

Почта бүлекчәсендә һәрвакыт гуманитар ярдәмгә урын табыла, биредә ярдәм җыярга өндәүче тартма тора, теләгән кеше солдатлар өчен кирәкле әйберләрне шунда сала ала.

Мәктәп укучылары сугышчыларга хатлар яза, пенсионерлар посылкалар җибәрә. Почтага кергәч, фронтка җибәрәсе әйберләр һәрвакыт табыла.

Ә бу атнада Тенеш һәм Яшелчәдә яшәүчеләр Курск халкына ярдәм итү өчен посылкалар әзерләгән. Бу – районнан Курскка җибәреләчәк беренче посылкаларның берсе.

Сүз уңаеннан, бомбалардан зыян күргән шәһәр халкы турындагы телерепортажларда аларга урын-җир әйберләре, җылы киемнәр җитмәве турында әйтелде. Ә азык-төлекне россиялеләр җитәрлек җибәргән.  Шулай булгач, Тенеш һәм Яшелчә халкының посылкалары бик урынлы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев