Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Вафиннар гаиләсенең бай шәҗәрәсе

Балтач авылыннан Вафиннар гаиләсе аксакалы Балтач мәчете имам-хатыйбы Нияз Рәхим улы һәм аның хатыны Филүзә Мингали кызы язылучыларыбыз гына түгел, газетабызда чыккан мәкаләләрнең геройлары да.

Узган ел «Тарихта без эзлебез – Гасырлар кайтавазы» фестиваленең муниципаль этабында Нияз Вафин үзенең гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итте һәм 1944 елда Бөек Ватан сугышында Венгрия территориясендә һәлак булган әтисе турында сөйләде. Рәхимҗан Вафин 1930 елдан кадрдагы хәрби хезмәткәр булган, берничә ел республиканың ике районындагы хәрби комиссариатларны җитәкләгән. Сугыш вакытында ул гамәлдәге армиягә алынган, шул китүдән аңа әйләнеп кайтырга насыйп булмаган, авылда биш баласы белән калган хатынына балаларын ялгыз үстерергә туры килгән… 

Нияз Рәхимҗан улы үзе исә гомере буе туган авылында яши. Мәктәптә укыганда ук рус телен яхшы үзләштергән, белемгә сәләтле укучыга башка укучыларны да укытырга тәкъдим иткәннәр, һәм шулай итеп, ул тора-бара авыл укучыларын барлык фәннәрдән диярлек укыта башлаган. 25 яшендә колхозда парторг булган, бухгалтер, аннары авыл клубы директоры булып та эшләгән. Нияз Рәхимҗан улы 2008 елдан бирле эшмәкәр Әхмәт Зыятдинов төзегән «Әхмәт» мәчете имам-хатыйбы. 

Хатыны белән өч бала үстергәннәр. Уллары Булат бабасының эшен дәвам итә: Казан танк училищесын, аннары Мәскәүдә бронетанк гаскәрләре академиясен тәмамлаган, ә оныклары Диләрә Венгриядә Рәхимҗан бабасының каберен эзләп тапкан һәм аның кабереннән бер уч  туфрак алып кайтып,  Нияз  бабасының әнисе  каберенә  салганнар.

Нияз Рәхимҗан улы белән Филүзә Мингали кызының алты оныклары гына түгел, ун оныкчыклары да бар. Шуңа күрә тормышлары кызыклы һәм бай, алар үзләре исә чираттагы бүләк уйнатуда җиңүче булулары турындагы хәбәрне шатланып кабул иттеләр, без аларга бүләкне тапшырдык һәм алга таба да, газетабызны укып, район вакыйгаларыннан һәрвакыт хәбәрдар булуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев