Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Узган атнада «Медиа Сабантуй» узды

Чара Питрәч районында үтте. Анда «Татмедиа» АҖ холдингының 600дән артык вәкиле катнашты.

Алар милли уеннарда, шул исәптән көрәштә ярыштылар.

Питрәч авылындагы бәйрәм мәйданына Татарстанның төрле почмакларыннан йөзләгән журналист килде. Милли бәйрәм «ТАТМЕДИА» АҖнең барлык 70 филиалын берләштерде.

Катнашучыларны медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

"Татарстанның бөтен тормышы журналистларның үткен карашы алдында уза. Бүген республиканы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, чөнки нәкъ менә журналистлар Татарстанның социаль һәм мәгълүмати үсешенә зур өлеш кертә. Без-зур көч", - дип билгеләде ул.

Шамил Садыйков бүләкләү тантанасын үткәрде. Ул иң зур активлык күрсәткән 20 дән артык филиалны бүләкләде.

Бәйрәм рәсми рәвештә ачылгач, бүләкләр җыю башланды. Ул милли тантананың иң яхшы традицияләрендә - арба, гармун, җыр һәм биюләр белән узды.

Питрәчлеләр журналистлар өчен спорт ярышларын да, халык уеннарын да үз эченә алган бай программа әзерләгән иде.

Мәйдан уртасында көрәш башланды. Абсолют батыр титулына Татарстанның төрле районнарыннан 10 нан артык журналист дәгъва итте.

Тамашалы көрәш нәтиҗәләре буенча «Мамадыш-информ» телеоператоры Илдар Хәсәнов җиңүче булды.

Финал көрәшендә ул 2020 елда театр Сабан туе батыры булган «Тәртип» радиосы хезмәткәре Илфак Хафизовны җиңде. Илдар исә көрәш келәменә беренче тапкыр чыкты.

"Мин быел февраль аенда Саратов өлкәсеннән Мамадышка күчендем, телеоператор булып редакциягә урнаштым. Өч ай чамасы элек билбау көрәше турында сюжет төшердем, шул вакытта мин аны гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Медиа Сабан туенда көрәшү мөмкинлеге барлыгын белгәч, үз кандидатурамны тәкъдим иттем, үзем өчен яңа спорт төре ачарга теләдем. Кичә мин көрәш кагыйдәләрен интернетта өйрәндем, кайбер нәрсәләрне хезмәттәшләрем әйтте”, - дип уртаклашты Илдар.

Җиңүчегә, тиеш булганча, тәкә тапшырылды. Трофей белән ул мактаулы түгәрәк ясады.

Шул ук вакытта спорт ярышлары берничә мәйданчыкта барды: армрестлинг, волейбол, аркан тарту, турникта тартылу.

Шулай ук мәйданда бөтен Медиасабантуй дәвамында журналистлар актив катнашкан милли уеннар узды.

Балалар мәйданчыгы эшләде, “Сабантуй” журналы редакциясе бик күп күңелле конкурслар үткәрде, анда балалар бүләкләр алдылар һәм бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев