Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзенчәлекле дата

Кадет интернат-мәктәбен тәмамлаган егет 9 Май көнне Кызыл мәйдандагы парадта катнашты.

9 Майда бөтен Россия буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сугышта һәлак булган геройлар истәлегенә һәм бүген арабызда булган сугыш ветераннары хөрмәтенә бәйрәм чаралары булып узды.

Ә иң масштаблысы, әлбәттә, Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган чара иде. Россия һәм безнең белән дустанә мөнәсәбәтләрдәге тагын 13 илнең хәрбиләре мәйдан буйлап тантаналы сафта узды. Традиция буенча трибуналар алдыннан хәрби техника үтте. Боларны трибуналардан мәртәбәле кунаклар — фронтовиклар, күренекле кешеләр, 30 га якын дәүләт лидерлары күзәтеп торды. РФ Президенты Владимир Путин барысын да бәйрәм белән котлады.

Илебез башкаласының үзәгендә маршта атлау бәхетенә ирешкән хәрбиләр арасында 2023 елда Кама Тамагы кадет мәктәбен тәмамлаган Булат Борһанов та бар иде, ул хәзер Казан танк команда училищесында укый.

«Без мәйданга иртәнге сигездә килдек, - диде Булат. - Беренче барабан тавышын көттек. Менә оркестр тавышы яңгырады. Бик дулкынландыргыч булды, әмма без барлык тарихи тартмалардан да яхшырак атладык, хәтта Путин да безне билгеләп үткән, бу турыда безгә парад расчеты командиры әйтте. Телевидениегә, фотоларга төшерделәр, журналистлар күп иде, без төгәл итеп атлап бардык. Мин бу тарихи вакыйгада катнашуыма бик шатмын һәм моның белән горурланам. Без курсантлар әлеге вакыйгадан бик рухландык, һәм кире автобусларга таба атлаганда, җырлап бардык. Бу – үзенчәлекле дата, бөтен ил өчен үзенчәлекле көн!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев