Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзегезгә бәйрәм бүләк итегез

Декабрь аенда һәр киңәйтелгән киңәшмәдә район башлыгы Наил Вазыйхов оешма җитәкчеләренә, җирлек башлыкларына торак пунктларны һәм биналарны Яңа ел темасына бизәүнең мөһимлеге турында искә төшерә.

Бу атнада редакция, биналарда Яңа ел иллюминациясен бәяләп, кичке вакытта өч бистә буенча рейд үткәрде.

Район үзәгеннән чыгу юлы һәрвакыттагыча сөендерә. Биредә газ хезмәте, үзәк район хастаханәсе һәм 116 нчы янгын сүндерү-коткару посты коллективлары биремгә иҗади якын килгән. Алга таба Тенеш бистәсенә юл тоттык, анда инде ничә елдан бирле районның иң матур чыршысын бизиләр. Бу – Кама Тамагы гипс руднигы коллективының казанышы. Предприятие акчаны кызганмый, ел саен бистә халкын яңа якты иллюминация һәм матур кар дизайны белән сөендерә. Монда мәдәният йорты тәрәзәләре дә бизәлгән.
Урау юл буйлап Куйбышев Затонына барып җиттек, анда Яңа ел бизәлешенең бик тыйнак булуына игътибар иттек. 19 декабрьгә бәйрәмгә бары тик Столяров исемендәге мәдәният йорты гына әзер, биредә поселокның төп чыршысы урнаштырылган. Тирә-якны гирляндалар белән уралган аркалар бизи.

Кама Тамагына кайткач, без «Коммуналь челтәрләр» ААҖны һәм «Август» ҖЧҖны  бизәргә керешкәннәрен күрдек. Мәктәп маршрутларына хезмәт күрсәтүче «Бэркут» АТПда бөтенләй башка күренеш. Аларны башка оешмаларга үрнәк итеп куярга була, бу коллектив ел саен беренчеләрдән булып үз территориясен бик матур итеп бизи. Балалар музыка мәктәбе дә әлеге традицияне саклый. «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә аеруча матур, анда гирлянда сыннар урнаштырылган. Янәшәдәге паркта поселокның икенче чыршысы тора. Ә Кама Тамагының үзәк мәйданында бернинди дә бизәлеш юк диярлек, бу бик сәер тоелды, чөнки почта, РУЭС, «Ак Барс Банк» бу эштә һәрвакыт актив катнашалар иде. Ә менә «Салават күпере» балалар бакчасы коллективы ел саен балалар һәм ата-аналар өчен бәйрәм кәефе булдыра – бина территориясе кар сыннары белән бизәлгән.

Ел саен Сөйкидә иң зур һәм матур чыршыларның берсен куялар. Ул мәдәният йорты территориясен бизәп тора, тирәсендә күп төрле сыннар да бар. Тәмтедә традиция буенча клуб хезмәткәрләре мәдәният йорты каршындагы чыршыны бизи. Олы Кариле мәдәният йорты территориясе  агач композицияләре һәм иллюминациясе белән игътибарны җәлеп итә. Иске Казиледә балаларны да, олыларны да сөендереп, зур чыршы куялар.

Яңа елга район мәдәният йорты мәйданын яктырткыч сыннар бизәячәк, алар теләсә нинди һава торышына да чыдам һәм эремәячәк. Дүрт Кар бабай сыны барлык бәйрәмнәрдә дә балкып торачак.

Яңа елга бер атна кала. Бу вакыт эчендә хезмәт коллективлары үзләренең иҗат җимешләрен күрсәтерләр дип өметләнәбез, һава торышы да моңа теләктәшлек белдерә – кар дымлы һәм бик мулдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев