Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үз куллары белән уникаль эшләнмәләр ясыйлар

Кече Салтык мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләрне мәдәнияткә җәлеп итү буенча дәүләт программасы – “Пушкин картасы” кысаларында мастер- класслар үткәрүне дәвам итә.

Безнең районда кечесалтык- лыларның әлеге программаны тормышка ашыруда актив катнашулары беренче тапкыр гына түгел, шул рәвешле, алар яшь буында иҗатка һәм кул эшләренә кызыксыну уяталар. Мәсәлән, Ф.С. Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Кече Салтык мәдәният йорты мөдире Фәйрүзә Җиһаншина быел гыйнвар аенда брелок ясау буенча мастер-класс үткәрде. 

– Кышкы яллар тәмамланды һәм без балалар өчен кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрүебезне дәвам итәбез, - диде газетабызга Фәйрүзә Әнвәр кызы. – Мастер-класста катнашучыларның үз куллары белән ясаган брелоклары уникаль – чөнки аларга һәркем үз фантазиясен салган һәм хәзер балалар брелокларны ачкычлар өчен дә, сумкаларны бизәү өчен дә кулланалар, дусларына һәм якын кешеләренә дә шундый брелоклар ясап бүләк итә алалар. Өстәвенә, бу бүләк кибеттән сатып алынмаган, үз кулларың белән һәм чын күңелдән ясалган, ә бу икеләтә күңелле…

Шулай итеп, мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән мәктәп укучыларының янә иҗади мөмкинлекләре ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев