Үз эшемне яраттым
1949 елның 14 декабрендә Кама Тамагы район комитеты һәм район Советы органы мине Олы Карамал авылы клубы мөдире вазифасыннан «Кызыл байрак» район газетасына секретарь итеп күчерде. Ике ай эшләгәннән соң, райкомга пропагандист итеп алдылар.
1956 елда республика партия мәктәбен тәмамладым һәм шул елның июнендә «Кызыл байрак» газетасы редакторы итеп билгеләндем. Бу вазифада 1981 елның март аена кадәр лаеклы ялга чыкканчы эшләдем.
Мин үз эшемне бик ярата идем, бөтен белемемне, көчемне аңа багышладым. Бу эшне җиңел дип әйтеп булмый, чөнки газета укучы синнән дөрес, эчтәлекле һәм төгәл хәбәрләр көтә. Бары шулай гына газетаның абруе арта, корреспондентлар белән бәйләнеше ныгый.
Беренче типография чиркәү бинасында урнашкан иде. Аны Хөсәен Фәхриев (фронтта һәлак булган) оештырган. Ул Заовражный Каратайдагы балта остасыннан хәрефләр өчен имән такталардан кассалар ясаткан. Әлеге кассалар, җирле типография эшләгәндә, 2000 нче еллар башына кадәр сакланды.
А. Хөснетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев