Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үз авылының патриоты

Гыйбадуллин Рәфкать җиде бала арасында иң кечесе булып үскән, шуңа күрә, шәһәрдә төпләнергә мөмкинлеге булса да, туган авылында калган.

– Әтием мулла иде, - ди Рәфкать абый. - Авылда мәчет булуга карамастан, ул бик озак ябык торды, гәрчә халык аны җимерелүдән саклап кала алса да. Дин тотучылар безнең өйдә җыелып, вәгазьләр тыңлыйлар һәм гыйбадәт кылалар иде. Соңрак әти мәчетне халыкка кире кайтара алды. Бу эштә аңа абыйларым Вахит белән Гарәф, Фәрит Галимов һәм күп кенә авылдашларым ярдәм итте.

Рәфкать Гыйбадуллин белән без Кече Карамал клубында оештырылган музей почмагында таныштык.

– Мин монда җәй көне оныкларымны алып киләм, борынгы уен кораллары, йорт кирәк-яраклары турында сөйлим. Менә бу май язу җайланмасы, ә монысы инде заманчарак аппарат – сепаратор. Аны музейга безнең гаилә тапшырды. Элек мондый сепараторлар бик сирәк була иде, шуңа күрә авылдашлар каймак аертырга безгә киләләр иде, мин моны яхшы хәтерлим. Тагын шунысы исемдә – әни атнага ике тапкыр 10-12 данә икмәк пешерә иде.

Рәфкать Гыйбадуллин бөтен гомерен туган районына, авыл хуҗалыгына багышлаган, колхозда, авыл Советында эшләгән, партия оешмасын җитәкләгән.

– Рәфкать абый минем ярдәмчеләремнең берсе, - ди җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин. - Ул барлык өмәләрдә дә актив катнаша, көчле чишмәләрнең кайдалыгын белә, чишмәләрне чистартканда, бу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев