Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Утыз елдан артык беренче сыйныф укучыларын укырга һәм язарга өйрәтә

Редакция оештырган бүләк уйнатуда тагын бер җиңүче – Кече Кариле авылында туып-үскән Гүзәл Идрисова.

Ул инде 33 ел педагог булып хезмәт куя. Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Кама Тамагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Кияүгә чыккач, Олы Кариле авылына күчеп, Олы Кариле мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып урнашкан. 

Гүзәл бик иртә тол калган, ләкин төшенкелеккә бирелмәгән. Югары белем алган, улын – узган ел «Бәллүр каләм» республика бәйгесендә «Популяр блогер» номинациясендә җиңү яулаган блогер Илнар Идрисовны үстергән.

– Быел беренче сыйныфны алдым, сыйныфта Даныштан Айнур Гафуров исемле бер генә укучым бар, - ди Гүзәл Идрисова. - Кызганыч, мәктәптә балалар саны елдан-ел кими бара, быел 26 укучы гына укый һәм алар җиде торак пункттан – Балтач, Чаллы, Яңа Сала, Шәпкә, Даныш, Олы һәм Кече Кариледән җыелган. Шунысы куанычлы – Олы Кариле балалар бакчасында балалар күп, хәзер анда 18 бала тәрбияләнә һәм без аларны түземсезлек белән мәктәптә көтәбез.

Гүзәл Идрисова I категорияле педагог, үзен педагогикага багышлаган һәм ул бер дигән укытучы гына түгел, улына барлык иҗади башлангычларында ярдәм күрсәткән әни дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев