Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткән гомер – аккан су

Без янә «Новосергиево: живи и помни» китабы авторы Николай Иванович Соловцовта кунакта булдык. Бу китапны чыгаруда безнең газета редакциясе дә актив катнашкан иде.

Кырларда кар эрүгә һәм туган авылына кайту мөмкинлеге барлыкка килүгә, Николай Иванович Казаннан Новсергиевога кайта, бу авылда хәзерге заман кешесе өчен кирәкле булган электр, телевидение һәм интернет булмавына карамастан, җәйне ул биредә үткәрә.

Николай Ивановичның яше сиксәннән арткан (сентябрьдә аңа 84 яшь тула). Һәр яз саен шәһәрдән кече Ватанына ашкынып кайта ул. Очрашуларыбызга һәрвакыт сөенә – чөнки бу гаҗәеп кеше белән безне җылы һәм дустанә мөнәсәбәтләр бәйли.

Әйе, районыбызның хәзерге картасында Новосергиево авылы юк, ләкин Новосергиево хуторы бар (Балчыклы авылыннан 6 чакрым ераклыкта) һәм  «Новосергиево: живи и помни» китабының нигезен тәшкил иткән авылдашлары сөйләгән вакыйгалар, үзенең балачак һәм яшүсмер чор хатирәләре буенча күп еллар дәвамында кече Ватанының тарихын язган Николай Иванович Соловцов ярдәме  белән күпләр Кама Тамагы районында үз тарихы булган гаҗәеп урын барлыгы турында белделәр.

Күптән түгел Николай Иванович янында Ютуб-канал алып баручысы Ранис Шәйдуллин булды. Ул республикабызның ташландык, юкка чыгуга дучар булган авыллары белән таныштыра. Новосергиево турында белгәч, ул Николай Соловцов белән аралашырга булган. Ранисның рөхсәте белән без аның мәкаләләребез герое белән очрашуы турында фильм төшердек. Аны газета сайтыннан карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев