Уразлы авыл җирлеге
Гражданнар җыелышы Кече Карамалда юбилярларга һәм җирлекнең актив халкына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырудан башланды, аларны район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов һәм Уразлы җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында – гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән быел юбилеен билгеләп үтәчәк Мөнирә Хәмитова, кышын авыл урамнарын кардан чистартучы тракторчылар Хәлим Вәлиев һәм Дамир Заһидуллин, Кече Карамал мәчете мулласы Яһуд Шакиров һәм башкалар бар.
Уразлы авыл җирлегендә өч шәхси эшмәкәр теркәлгән, алар арасында районнан читтә дә танылган «Кама виноград бакчасы» хуҗасы Айрат Ялалетдинов һәм Руслан Нуриевның узган ел төзелгән, кешеләрдә кызыксыну уята торган ат фермасы да бар. 200 кеше яшәүче өч торак пунктка исәпләнгән социаль объектлар арасында – клуб, китапханә, ФАП, кибет һәм мәчет, алар барысы да Кече Карамал авылында урнашкан.
Яшь фельдшер Айназ Мөхәммәтшинның эше, шулай ук актив иҗтимагый позициядә булган, кызыклы чаралар уздырып кына калмыйча, өмәләр дә үткәрүче, хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю пункты булдырган, дин тотучыларга ярдәм итүче, алар өчен чаралар оештыручы мәдәният хезмәткәрләре турында уңай фикерләр яңгырады.
«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ җитәкчелеге ярдәме белән һәм авыл кешеләре җыйган акчага җәй көне Кече Карамал авылында Авыл көне үткәрелгән, анда бик күп авылдашлар җыелган.
Быел зиратта зур эш башкарылган, 30 лап төп зур агач киселгән, ауган агачлар чыгарылган. Сатлыган авыл зиратында да күп эш башкарылган.
«Авылыбызның имам-хатыйбы Яһуд Шакировка, Рушан Гыймадиевка, Илгиз Әхмәтҗановка, Азат Галимҗановка, Илдар Хәйруллинга, Рәфкать Гыйбадуллинга, Хәмит Вәлиевка, Исфат Сөләймановка олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар авыл халкын өмәләргә җыялар һәм кайда нәрсә эшлисен хәл итәләр, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.
2024 елда җирлек грант откан. Ике миллионлык акчага 3 авылга трактор тагылмасы, кар чистарткыч, гидрант, 90 тонна таш, зират өчен борау, триммер, газон чапкыч сатып алынган.
Кече Карамал авылында РайПО кибете бар, Уразлы һәм Сатлыган авылларын Апас автолавкасы товар белән тәэмин итә. Әмма авылдагы бердәнбер кибетнең торышы начар. Авыл халкы яңа кибет бинасы төзелешен көтә.
Кече Кармалга керү юлы элеккечә үк проблемалар исәбендә кала. Авыл халкы “Уют+” ҖЧҖ пешергән ипинең сыйфатыннан канәгать түгел, мулла Яһуд Шакиров зират территорияләрен куаклардан һәм яшь үсентеләрдән чистартырга кирәк, дип саный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев