Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Уңыш үстерергә дә, оныклар тәрбияләргә дә, газета укырга да өлгерәләр

Иске Казиле авылында яшәүче бу гаилә инде күп еллар дәвамында «Идел таңнары» газетасына даими языла, «ТАТМЕДИА»ның башка басмаларын да алдыралар, ел саен үткәрелә торган бәйгеләрдә катнашалар, һәм бу юлы Мансур белән Фирдания Шәйхетдиновларга бүләк оту бәхете елмайды.

Алар икесе дә Иске Казиледә туып үскән, язмышларын да шунда тапканнар. Мәктәпне тәмамлагач, Фирдания мәктәпкә пионервожатый булып урнашкан, аннары тәрбияче булган – җаваплы кызга балалар белән эшләүне ышанып тапшырганнар. Ул табиб булырга хыялланган, ләкин Ключищедагы һөнәри училищены кызыл дипломга тәмамлагач, бухгалтер белгечлеге алган, шуннан соң «Росгосстрах»та эшли башлаган, һәм аның бөтен тормышы әлеге һөнәр белән бәйле. 

Ире Мансур Гали улы гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Мәктәпне тәмамлагач, унҗиде яшендә үк трактор руле артына утырган, механизатор булып эшләгән, читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, хәзер «Красный Восток» агрохолдингының «Олы Кариле» ҖЧҖендә баш агроном булып эшли. 

2023 елда Мансур Шәйхетдиновка республиканың атказанган агрономы исеме бирелде. Һәм бу гаҗәп тә түгел, чөнки аның җир эшендә халык файдасына хезмәт итүенә ике елдан инде ярты гасыр була.

– Минем исемем югарырак, дип шаяртам, чөнки минем таныклыкта Путинның имзасы тора, ә иремнекендә – Миңнехановныкы, - дип елмая Фирдания Илдар кызы, ул шул ук 2023 елда 40 еллык намуслы хезмәте өчен «Росгострах» ветераны исеменә лаек булган.

Алар 1984 елда өйләнешкән, өстәвенә, яшьләр 5 ел очрашып йөргәннәр, шулай итеп, көтеп алынган туй туган авылларында гөрләп узган. 

– Ике көн, өч атна бәйрәм иттек, - дип көлә Фирдания Илдар кызы. - Дүрт ел Мансурның әнисе һәм әбисе белән бергә тордык, тату яшәдек, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм иттек. Мин, гомумән, йорт эшләрен яратам, аларны башкарырга авырсынмыйм. Яраткан әкият героем да Көлбикә... 

Һәм моңа ышануы кыен түгел, чөнки Шәйхетдиновларның йорты матур һәм уңайлы, анда һәр җирдә хуҗабикәнең уңганлыгы сизелә: өйдә дә, ишегалдында да чәчәкләр күп, бакчадагы түтәлләр тигез итеп уталган, түр бакча чәчәкләргә күмелеп  утыра, һәм биредә төп чәчәкләр – хуҗабикәнең яраткан ромашкалары…

Хезмәт сөючән гаиләдә өч бала – уллары Фаил һәм Фәннур, кызлары Гөлчәчәк туган. Алар барысы да мәктәпне уңышлы тәмамлаганнар, Гөлчәчәк «Алтын каләм» бәйгесенең район этабында җиңү яулап, финалга чыккан. Максатына омтылып, КДУның журналистика факультетына укырга кергән, аны кызыл дипломга тәмамлаган, һәм хәзер аның ТНВ телеканалында үз программасы бар. Өлкән уллары Фаил, ВМК факультетын тәмамлап, «ICL» компаниясендә инженер булып эшли. Фәннур, икътисади белем алып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Барысының да инде үз гаиләләре, ә бәхетле дәү әни белән дәү әтинең яраткан өч оныгы бар.

– Фирдания белән Мансур Шәйхетдиновлар ел саен газета-журналлар алдыра, алар тормышка битараф түгел, һәрнәрсәгә вакыт табалар, - диде хат ташучы Рушания Хәсәнова, ул Фирдания Илдар кызының сеңлесе булып чыкты. - Мин апама «Татмедиа»ның барлык бүләк уйнатуларында катнашырга тәкъдим итәм, һәм ул баш тартмый…

Иске Казиледә әнә шундый тату һәм хезмәт сөючән гаилә яши, ә без җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә бәйгеләрдә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев