Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унберенче янгын

Даныш авылының бер урамында гына да берничә ел эчендә биш йорт, башка урамнарда алты йорт һәм хуҗалык корылмалары ут төртеп яндырылган.

Авыл халкы бу проблема белән район башлыгына да, прокуратурага да мөрәҗәгать иткән. Данышлылар моның кем эше икәнен белә, ләкин, кем әйтмешли, тотылмаган –  карак түгел.
Май бәйрәмнәре алдыннан булган чираттагы янгыннан соң Данышка бардык.
- Янган йортта олы яшьтәге хатын-кыз яши иде, - диде әңгәмәдәшләребезнең берсе. - Бәхеткә, бу көнне өйдә улы була, ул әнисен янган йорттан алып чыккан. Ә бит авылыбызда һәр йортта диярлек өлкән кешеләр яши, янгын чыкса, алар үзләре чыга алмый. 
– Ул кеше бик ачу саклаучан һәм үчле, - дип сүзгә кушылды тагын бер данышлы. – Әгәр кемдер аның үтенечен кире какса яки сораганын бирмәсә – янгынга әзер бул. Беренче янгын бездә 16 ел элек булды. Берәүләрнең сарае янды, чөнки хуҗа аңа мотоблок бирмәгән булган. Еллар узгач кына без моны аның эше икәнен аңладык.
- Күптән түгел янгын чыккан йортта хуҗалар йорт түбәсен яңа гына яптылар, мунчага яңа мич сатып алганнар иде, - диде бу авылда яшәүче бер хатын.  – Ә берничә көннән йортта янгын чыкты.
- Ул социаль яктан куркыныч кеше, - дип зарланды данышлылар. - Хакимият безне аннан саклар өчен чара күрергә тиеш. Ул шактый аңлы, күзәтүчән һәм көчле. Кемдә видеокүзәтү камералары бар икәнен белә, вакыйга урыныннан тиз генә качып китә ала.
– Исән чакта әтисе аны контрольдә тотты, һәм безгә андый куркыныч янамады, - ди авыл халкы. - Гомумән, авылыбыз бик матур, төзек иде – йортлар караулы, бакчалар шау чәчәктә утырды. Ә хәзер, кайсы урамга кермә, янгыннан калган хәрабәләр, күңелләрдә бу хәл тагын кабатланыр дигән курку.
Даныш авылында бу унберенче янгын, башка авылларда да зыян күрүчеләр бар. Кешеләр төннәр буе йокламый, ә кемнең ут төртүен исбатлый алмыйлар, дәлилләр җитми.
Күптән түгел булган янгында ут төртүче дип саналган кешене, полиция килгәнче, авыл халкы үзе тоткарлаган. Полиция хезмәткәрләре барлык криминалистик чараларны үткәргән һәм материалны экспертларга җибәргән. Нәтиҗәләрне көтәсе кала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев