Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңай тәэсирләргә баедык

Газетабыз коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен – Татарстан Республикасы Матбугат көнен «Долгая Поляна» музей-йортына экскурсия белән билгеләп үтәргә карар итте.

Безгә бәхет елмайды – майның көтелмәгән салкыннарыннан соң беренче кояшлы һәм җылы көн булды. Барыбызны шат йөз белән каршы алдылар, музей һәм аның элекке хуҗалары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләделәр.

Борынгы йортларда экскурсоводны тыңлаганда, бер гасыр элек монда кешеләр ничек яшәгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен аңларга телисең. SMM-белгечебез Элеонора Галиуллина әлеге йортның хуҗалары исән чагында кайсы бүлмәнең кемнеке булганын фаразларга тырышты. Без йорттагы үзенчәлекләргә һәм балконнан ачылган табигать күренешләренә сокландык.

Күп нәрсәләр гаҗәпләндерде: йөз ел элек шундый зур бинаны ничек җылытканнары, ишегалдындагы кечкенә генә түгәрәк бина – заманча суыткычның прообразы – бозлык, үзенчәлекле идәннәр...  

Әмма бу утарда иң кызыклысы – карагай аллеялары. Әлеге йортның хуҗалары – дворяннар Владимир һәм Елизавета Молоствовлар. Алар 1889 елда өйләнешкән. Бирегә пар ХХ гасыр башында күченгән. Хатынын алып килер алдыннан Владимир 460 карагайдан торган ике аллея утырткан. Ни өчен икене? Чөнки аның кайсы юлдан киләсен белмәгән, шуңа күрә берсен төньяктан көньякка, икенчесен көнчыгыштан көнбатышка утырткан. Бу Россиядә карагайлардан торган иң озын аллея, әлеге 400 агачка инде йөз ел.

Мондый игътибар билгеләре, күрәсең, Молоствовларның канында булган. Аның әти-әнисе өйләнешүләренең 30 еллыгы уңаеннан йорт территориясенә чыршы утырткан. Хәзер бу агачка 135 ел, ул дәүләт тарафыннан табигать һәйкәле буларак саклана. Бу чыршы Татарстанның иң күренекле агачы дип санала.

Мин әлеге йортта 20 ел элек булган идем, бу вакыт эчендә зур үзгәрешләр булган. Тәтеш районы йортны торгызу өчен грант алган. Территориясе яңа эшләнмәләр белән тулса да, биредә хәзер елның теләсә кайсы вакытында матур. Йорттагы җиһазларның кайберләре шул заманнан калган, кайберләрен музейга тәтешлеләр тапшырган.

Без бирегә ике көн алдарак килмәгәнебезгә генә үкендек. 18 майда монда «Музейда төн» дип аталган чара узган. Кунакларны узган гасыр костюмнары кигән «хуҗалар» каршы алган, һәр җирдә фонарьлар янып торган, музыка яңгыраган, ә «хуҗабикә» үз шигырьләренә романслар җырлаган.

Бу урын бик үзенчәлекле, аның турында төрлечә сөйлиләр, шунысын төгәл әйтә алам – арыганлык бетү, уңай энергиягә баю – анысы чыннан да шулай.

Татарстанда XIX гасырдагы утарлар аз сакланып калган. Тәмтедә дә шундый утар бар. Классицизм стилендәге Гагарин утары хәзер, кызганыч, аяныч хәлдә. Аны да төзекләндерәсе иде, чөнки анда да бик күп кызыклы әйберләр бар. Ләкин йортны торгызу һәм аны туристлар өчен кызыклы итү өчен энтузиастлар һәм иганәчеләр кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев