Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул педагогикага 30 елдан артык гомерен багышлаган

7 октябрьдә Кама Тамагында яшәүче Наилә Ибәтова юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Бу көнне остаз  һәм укытучыны хезмәттәшләре, укучылары, мәктәп профсоюзы һәм ТИҮ Советы котлады.

Беренче укытучысы һөнәр сайлауда үрнәк булган

Ул авыр 1943 елда туа, балачагы сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларга туры килә. Наилә Кәрим кызы үзенең беренче укытучысы – укучысы өчен чын интеллигентлык һәм намуслылык үрнәге булган Дия Владимировна Кленкованы рәхмәт хисе белән искә ала, язмабыз герое үзенең һөнәрен дә аның үрнәгендә сайлаган.

Ул үзе дә Кама Тамагы халкының берничә буынына белем бирде, һәм туган көнендә аның Южная Околицадагы йорты кунаклар белән тулы иде: кирәк чакта күрсәткән ярдәме өчен рәхмәтле хезмәттәшләре, заманында ул тормышта юл күрсәткән укучылар, күршеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре – барысы да укытучыларын 80 яшьлек юбилее белән котладылар.

Табигый зирәклеге хаталардан саклады

–Мин юллама буенча Кама Тамагы районына җибәрелдем,-дип искә ала юбилярның хезмәттәше, педагог-математик Фоадия Зөфәр кызы Гарифуллина. – Башта Яңа Сала, Олы Карамал авыллары мәктәпләрендә эшләдем, ә аннары Кама Тамагы мәктәбендә укыта башладым, беренче вакытларда рус телле мохиттә эшләве авыр булды. Һәм менә монда Наилә Кәрим кызы ярдәмгә килде, аның табигый зирәклеге мине балалар, аларның әти-әниләре һәм хезмәттәшләр белән аралашудагы күп кенә хаталардан саклап калды. Безне бер үк фәнне укыту гына түгел, ә үз фикеребезне белдерү, проблема һәм шатлыгыбыз белән уртаклашу мөмкинлеге дә берләштерде. Кырыс булса да, ул укучылары һәм педагогик коллектив өчен чын психолог иде. Наилә Кәрим кызы пенсиягә чыккач, аның безгә җитмәве нык сизелде. Мин әле озак вакыт күнегелгән гадәт буенча чокыр аша гына аның янына Южная Околицага киңәшләшергә йөрдем. Һәм ул һәрвакыт тыныч кына һәм юмор белән ун минут эчендә барысын да үз урынына куя иде…

– Ә мин район үзәгенә Сөйки мәктәбеннән күчтем, – дип сүзгә кушылды аның хезмәттәше Сиразаева Сания Абзал кызы. – География, биология һәм химия укытсам да, төгәл фәннәрне укыткан педагог Наилә Кәримовнадан ярдәм һәм аңлау таптым. Ул минем улым Наил өчен дә чын остаз булды. Әлбәттә, күп кенә каматамагылылар өчен булган кебек, безнең гаилә өчен дә Наилә Кәрим кызы зирәклек һәм намуслылык үрнәге…

Бәйләү энәләреннән геометрик фигуралар ясый иде

– Аның дәресләре һәрвакыт кызыклы узды, - ди язмабыз героеның укучысы – башлангыч сыйныфлар укытучысы Раилә Вазыйхова (Шәмсиева), ул 90 нчы елларда мәктәпне тәмамлаган һәм менә инде 32 ел остазының эшен дәвам итә. – Геометрия дәресендә Наилә Кәримовнаның бәйләү энәләреннән, якларын ныгыту өчен бетергеч кулланып, геометрик фигуралар ясаганын бик яхшы хәтерлим, шул рәвешле ул бездә күләмле фикерләүне үстерде. Һәрвакыт һәрберебезгә аерым якын килә иде, шул ук вакытта беркайчан да тавышын күтәрмәде, ә аның юмор хисе әле дә югары дәрәҗдә. Кабинетында һәрвакыт чәчәкләрдән чын оранжерея булды, шуңа күрә без анда бик теләп керә һәм бик яратып укый идек…

Аның сиксәненче еллар уртасында белем алган тагын бер укучысы Ирина Антонова (Чичерова) да шул ук фикердә. Ул инде 30 ел укучыларга башлангыч белем биреп кенә калмый, Кама Тамагы мәктәбенең профсоюзын да җитәкли, анда шулай ук үз ветераннарын онытмыйлар.

Сыйныф җитәкчесен котларга Илгиз Ногманов та килгән иде. Хәзер ул пенсионер, әмма лаеклы ялга чыкканчы елга флотында хезмәт иткән, капитан-механик булып эшләгән. Ул шулай ук үзенең укытучысына рәхмәт белдерде, үзе белән ярты гасыр элек Наилә Кәримовнада укыган, хәзер Яр Чаллыда яшәүче чит телләр укытучысы Татьяна Зугловадан да чын күңелдән котлау сүзләре җиткерде.

Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер

Бу көнне аның якыннары һәм туганнары арасында Әлфия Әхмәрова да бар иде, заманында ул Кама Тамагы район хастаханәсендә терапевт һәм баш табиб урынбасары булып эшләгән. Хәзер Әлфия Хафиз кызы Казанда яши, шулай да Наилә апасының юбилеена кайткан, чөнки үзе өчен әһәмиятле булган бу вакыйгадан читтә кала алмаган.

– Наилә Кәрим кызы бернәрсәгә дә битараф түгел, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, - ди аның күршесе Гөлсинә Кәримуллина. – Ә улым Кама Тамагы мәктәбендә укый башлагач, мин аның укытучысы Наилә Кәрим кызы булуның зур бәхет икәнен аңладым. Ул яшүсмерләрнең проблемаларын тыныч һәм профессиональ рәвештә хәл итә һәм кирәкле нәтиҗәгә ирешә иде…

Табигать белән бердәмлек һәм юмор хисе яшәргә булыша

Язмабыз герое хезмәттәшләренең, укучыларының һәм аларның әти-әниләренең генә түгел, һәвәскәр чәчәк үстерүче буларак, тирә-юньдәгеләрнең дә хөрмәтен яулаган, ул үз йорт яны участогында яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерә, алар арасында матурлыклары һәм атамалары сирәк очрый торган гадәти булмаган чәчәкләр дә бар. «Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарәсе Советы рәисе Татьяна Мозаффарова да Наилә Кәрим кызын юбилее белән котлады, аңа ныклы сәламәтлек һәм актив озын гомер теләде.

Бу көнне Наилә Кәрим кызына рәхмәт сүзләре җиткерергә җыелган һәркем аның көчле юмор хисен, үзе белән һәм табигать белән гармониядә яшәү сәләтен билгеләп үтте. Хәзер инде классикка әверелгән юморист Михаил Задорнов әйтмешли: «Җирдә Аллаһның өч чагылышы бар: табигать, мәхәббәт һәм юмор хисе. Табигать яшәргә, мәхәббәт исән калырга, юмор хисе барлык кыенлыкларны да үткәреп җибәрергә ярдәм итә. Шуңа күрә бу өч төшенчәнең дә язмабыз героен озак еллар озата баруын телибез…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев