Укытучының горурлыгы – укучылары
Альбина Айсина инде 15 ел Кама Тамагы татар урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта.
Альбина Шаһит кызы Олы Салтык авылында туып үскән, туган авылында урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Аннан соң Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга кергән.
– Һөнәр сайлавымда әниемнең роле зур булды, чөнки заманында ул үзе дә педагог булырга хыялланган. Шул рәвешле, аның чынга ашмаган хыялын мин тормышка ашырдым һәм ул моның белән бик горурлана, - ди Альбина Шаһит кызы. - Әни укытучыларның хезмәтен һәрвакыт югары бәяли. Ул үзе дә Олы Салтык мәктәбендә аш-су остасы булып хезмәт куйды.
Укуын тәмамлап, туган районына кайткач, Альбина Шаһит кызы ике ел редакциядә эшләде. 2009 елда Кама Тамагы татар урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлады. Бу вакытта биредә инде аның ире Ленар да эшли иде һәм алар бүгенгәчә бер мәктәптә бергә хезмәт куялар. Гаилә коруларына 19 ел. Уллары Булат Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетына укырга кергән. Киләчәктә ул әтисе кебек бадминтон буенча тренер яки физкультура укытучысы булырга тели.
Альбина Шаһит кызының укучылары өченче ел рәттән туган (рус булмаган) телдә белем алучы мәктәп укучылары өчен рус теле буенча халыкара олимпиада призерлары. Ул үзе дә укытучылар олимпиадаларында катнаша. Шул рәвешле, үз мисалында теләсә кайсы яшьтә дә укуның файдалы булуын күрсәтә. Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасында Альбина Шаһит кызы Кама Тамагы муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде һәм үзенең һөнәри осталыгын тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев