Укытучылар көч сынашты
Кама Тамагы педагоглары «Ел укытучысы» бәйгесенең зона этабында район данын якладылар.
Татарстанның ун районыннан иң яхшы укытучылар Югары Ослан гимназиясенә җыелды.
Н.Ш.Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе «Россия ел укытучысы – 2026» Бөтенроссия бәйгесе төбәк этабының зона туры мәйданчыгы булды. Гимназия ике көн дәвамында республиканың ун муниципаль районыннан: Лаеш, Спас, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Югары Ослан, Әлки, Тәтеш, Апас һәм Кайбычтан педагогларны кабул итте.
Әлеге абруйлы һөнәри бәйгедә районнан ике педагог: Затон урта мәктәбенең география укытучысы Татьяна Шулаева һәм Кама Тамагы урта мәктәбенең математика укытучысы Айгөл Сабирова катнашты.
Бәйге программасы кысаларында педагоглар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» дигән сынауларны үттеләр, алар анда үзләренең осталыкларын, авторлык методикаларын һәм стандарт булмаган һөнәри мәсьәләләрне чишә белүләрен күрсәттеләр.
Зона туры алдынгы тәҗрибә уртаклашуга, квалификация күтәрүгә һәм бәйгенең киләсе этабында ярышны дәвам итәчәк иң көчле педагогларны билгеләүгә юнәлдерелгән.
Конкурсның төбәк финал этабы март аенда узачак. Анда зона бәйгеләрендә иң югары балл җыйган педагоглар катнашачак. Жюри зона этаплары тәмамлангач, финалда катнашучыларның исемнәре билгеле булгач, бәйгегә йомгак ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев