Укырга беркайчан да соң түгел
Бүләк уйнатуда җиңүчеләрнең берсе – Красновидово мәктәбе укытучысы Наталья Оленина. Ул мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялланган.
– Мин Красновидово мәктәбен тәмамладым, ул вакытта урта мәктәп иде, укытучыларыбыз бик әйбәт, эрудицияле, тәҗрибәлеләр иде, уку кызыклы булды, - ди Наталья Ивановна. - Мәктәптәге барлык фәннәр дә ошый иде, ләкин мин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга теләдем. Сыйныф җитәкчебез Елена Ильинична Алексеева безгә география укытты һәм бервакыт миннән: “Ник филологияне сайларга булдың?” – дип сорады. “Миңа әдәбият, шигърият ошый”, - дип җавап бирдем. “Географияне сайла, анда син рәсемне дә, музыканы да, этносны да табарсың. Укучыларның хәтеренә кереп калсын өчен, ерак илләр, башка табигать шартлар турында матур итеп, тасвирлап сөйләү дә кирәк булыр”, - диде ул.
Мин укытучым киңәшен тотып, КДПИның география факультетын сайладым. Һәм, беләсезме, барысы да шулай килеп чыкты: дәресләремдә мин рәсем сәнгатен дә, музыканы да, без өйрәнә торган илнең әдәбиятын да кулланам.
Наталья Ивановна музыканы ярата дип кенә әйтү аз, ул бик матур итеп баянда уйный, шигырьләр яза. Егерме елдан артык ул «Родничок» фольклор коллективының сәнгать җитәкчесе булган. Балалар җирле фольклорны өйрәнгән, аксакаллардан борынгы җырларны язып алганнар һәм аларны төрле чараларда башкарганнар. Туган якны өйрәнү буенча зур эш алып барылган.
– Мин, географ буларак, һәрвакыт туган якны өйрәнү дәресләре алып бардым. Җыелган җирле материал нигезендә 5 нче сыйныф өчен программа төзедем, хәзер дә аның буенча укытам.
Укучыларым үзләре дә туган якны өйрәнү буенча акцияләр үткәрделәр. Аларның берсе «Коеларның фамилияләре бар» дип атала. Без авыл буйлап йөреп чыктык, барлык коелар буенча мәгълүмат җыйдык, аларның ни өчен шулай аталуы турында белдек. Мәсәлән, бездә Исаев коесы, Толокнов коесы һәм башка бик күп коелар бар. Алар барысы да кайсы йорт янында урнашкан, шул йорт хуҗасының фамилиясен “йөртә”. Ул хуҗаларның күбесе инде юк, ә коеларның атамалары калган һәм хәзер дә кулланылышта йөри.
– Музыкага мәхәббәт каян килә?
– Минем әни профессиональ рәвештә гитарада уйный иде. Бабай гитара яраткан һәм ул, бай кеше булмаса да, акчасын кызганып тормаган – әнигә гитара алып биргән һәм аны уйнарга өйрәтүче укытучы яллаган. Әни әлеге музыка коралында шактый күп көйләр уйный белә иде. Шуңа күрә мин музыкаль даирәдә үстем, үзлегемнән баянда уйнарга өйрәндем, бу миңа укытучылык эшемдә бик ярдәм итә.
– Фольклор ансамбленә йөрүчеләрдән берәрсенең музыка белән мавыкканы булдымы?
– Берәү дә музыкант булмады, ләкин минем укучыларым барысы да яхшы кешеләр булып үсеп җиттеләр, алар бик матур җырлыйлар. Бигрәк тә ике кызның – Наташа Болтакова белән Инна Рябцовскихның тавышлары үзара яхшы ярашты. Әлеге дуэт башкаруында халык җырлары бик тәэсирле яңгырый иде.
Наталья Ивановна бүген дә мәктәптә эшли. Географиягә тарих предметы өстәлгән.
– Әлегә декрет ялына киткән хезмәттәшем урынында эшлим. Миндә авылыбыз кешеләре – сугышта катнашканнар, тыл хезмәтчәннәре турында район газетасында чыккан мәкаләләр белән тулы бер папка бар. Гомер буе район газетасын алдырам һәм аның материалларын дәресләрдә еш кулланам. Ә тарих дәресләренә ныклап әзерләнергә, өстәмә әдәбият өйрәнергә туры килә, укучыларга яңа тема җиткерү өчен яза-яза дәфтәрләр тула. Гомумән, көн саен укыйм.
Һәм бу чыннан да шулай. Моннан биш ел элек Наталья Ивановна беренче тапкыр автомобиль руле артына утырган, хәзер исә оныкларын утыртып, кыю рәвештә район үзәгенә дә, Тәмтегә дә бара. Яңага өйрәнергә беркайчан да соң түгел дип саный Наталья Оленина һәм без аның белән килешәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев