Кама Тамагы яңалыклары

"Идел таңнары" газетасы - Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучыларыбыз – күп балалы ата-аналар

Язылучыларыбыз – Иске Казиледә яшәүче Хәбир белән Гөлфирә Хәмидуллиннар 60 ел бергә гомер итәләр. Хәбир Ярулла улы – Казиледә туып үскән, Гөлфирә Вәрис кызы – Кече Мәрәтхуҗадан

Мәктәпне тәмамлауга ук, зиһенле кыз Иске Казиле мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып урнашкан һәм Казан педучилищесына читтән торып укырга кергән. Ә Хәбир Ярулла улының бөтен хезмәт тормышы колхоз, терлекчелек белән бәйле: кышын – фермада, җәен – көтүдә.

- Без, мәктәп хезмәткәрләре, колхозчыларга да ярдәм итә идек, җәйге-көзге сезонда кырларда да армый-талмый эшләдек, - дип искә ала Гөлфирә Вәрис кызы.

Ул укучыларга белем бирүгә 40 ел хезмәт гомерен багышлаган, ире белән бергә 5 бала үстергәннәр, бу зур ихтирамга лаек. Гөлфирә Вәрис кызы 40 ел каенанасы белән бергә яшәгән, кайнанасы балалар үстерешергә ярдәм иткән, Гөлфирә ханым да аны үз анасыдай кайгырткан.   Хәзер Хәмидуллиннар гаиләсе кече уллары белән яши, ә кызлары Гөлшат, гаилә традицияләрен дәвам итеп, мәктәптә укытучы булып эшли. Язылучыларыбызның инде алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар, шулай итеп, алар инде карт дәү әни белән карт дәү әти дә.

– Без «Идел таңнары»н укырга яратабыз һәм хат ташучыбыз Рушания Хәсәновага зур рәхмәтебезне белдерәбез: ул газетаны да китерә, матбугатка яздыру белән дә шөгыльләнә - игътибарлы һәм кайгыртучан, - ди Хәбир белән Гөлфирә Хәмидуллиннар «Каратал» почта элемтщсе җитәкчесе турында – ул халык арасында зур абруй казанган һәм күптән түгел «Татмедиа» АҖ конкурсы йомгаклары буенча билгеләп үтелде. Шундый актив һәм битараф булмаган хезмәткәрләр тырышлыгы белән укучыларыбызның һәр атна саен яраткан газеталарын кулларына алу мөмкинлеге бар…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев