Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түгәрәк өстәл

Күптән түгел авылара үзәк китапханә бинасында районда кече эшмәкәрлекне үстерү буенча түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде, аның эшен МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар Рамазанов җитәкләде.

территориаль органы җитәкчесе Мария Тихонова чыгыш ясады.

Районда бүгенге көнгә алкоголь продукциясе сатуга 22 оешманың лицензиясе бар, алар 82 сәүдә ноктасында сату итә. Иң күп алкоголь продукциясе сатучылар: "Причал"ООО - 13 процент, "Пирс" ООО - 12 процент һәм район кулланучылар җәмгыяте - 7 процент.

Бер кешегә бүлеп исәпләгәндә алкоголь куллану күләме елга 15,1 литр тәшкил итә.

Мария Владимировна район территориясендә инспекция үткәргән тикшерү нәтиҗәләрен җиткерде, тикшерү барышында 26 закон бозу очрагы ачыкланган. Аерым алганда болар өйдә эшләнгән алкоголь, саклау срогы чыккан алкоголь сату, аракы сатуны вакытлыча чикләү кагыйдәләрен бозу.

Ел дәвамында инспекциягә 87 кеше мөрәҗәгать иткән, 81 очракта кулланучы мөрәҗәгате канәгатьләндерелгән.

Шәхси эшмәкәрләрнең пенсия фонды белән эшләве турында Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов сөйләде.

Район прокуроры урынбасары Илнур Миңнуллин контрольлек итүче органнарның кече һәм урта бизнес субъектлары административ җаваплылыкка тартканда килеп чыккан аңлашылмаучанлык фактларын китерде, закон нормалары һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару кагыйдәләренә кагылышлы эшмәкәрләр сорауларына җавап бирде.

ТР буенча 19нчы ФНС МРИ Кама Тамагы районы дәүләт салым инспекторы ирина Вязникова 2012 елда кече һәм урта бизнеска салымнар турында мәгълүмат бирде. Ирина Александровна билгеләп үткәнчә, районда бер генә эшмәкәр дә бүген салым салуның ташламалы шартларында 69 эшчәнлекне күздә тоткан патент системасы буенча эшләми.

"Роспотребнадзор" вәкиле Роберт Сафин эшмәкәрлек эшчәнлегендә хәбәр итү практикасы турында сөйләде.

Түгәрәк өстәл артында район эшмәкәрләре бүгенге көндә үзләрен борчыган проблемаларны тикшерде. Болар сәүдә нокталарына тоткарлыксыз продукция китереп тору өчен авылларга керү юлларын чистарту, поставщиклар белән эшләүдәге проблемалар, конкурентлык мохитенең намуслыгы, хакимият органнары белән үзара эшләү проблемалары. Шулай ук яңа эшчәнлек төрләре, кече бизнесны үстерү буенча тәкъдимнәр тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X