Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туйларда бөтен авыл белән күңел ачканнар

Быел Красновидовода дүрт гаилә үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Бүген без ике гаилә – Кирсановлар турында сөйләрбез, аларның гаилә башлыклары – бертуганнар.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Яков Кирсанов гаиләсендә тугыз бала үскән, җиде улының алтысы гомер буе туган авылларында Горький исемендәге колхозда эшләгән. Яков Яковлевич үзе Суслонгер аша үткән, сугышта катнашкан, дүрт тапкыр яраланган, Ленинград блокадасына эләккән. Сугыштан яраланып кайткан, 27 ел тимерче булып эшләгән һәм 98 яшькә кадәр яшәгән. Балаларын Кирсанов фамилиясенә лаеклы, тырыш кешеләр итеп үстергән.

Олысы Юрий армиядән соң шофер һөнәре алган, шул чакта клубка чыккач,  чиста-пөхтә һәм җитез кыз – Ниночка Таловага күз ата һәм, озакка сузмыйча, яшьләр көзен өйләнешә.

– Элек туйларны көзен – кырларда һәм бакчаларда барлык эшләр беткәч, табынга куярга ризык күп чорда үткәрәләр иде бит, - дип искә ала Юрий Яковлевич. - Авыл өч көн буе бәйрәм итте, бик күңелле булган иде. Әтинең апасының йорты миңа калды, шуңа күрә без туйдан соң шунда ук үз йортыбызда тора башладык.

Нина Павловна, 80 яшьлек юбилее якынлашуына карамастан, әле дә җитез хуҗабикә. Капкадан керүгә, хуҗалыкта чисталык хөкем сөрә, идән ялтырап тора, өйдә бер бөртек тузан юк. Ул Таловларның 12 балалы зур гаиләсендә үскән. Күпләр шәһәргә киткәндә, апалы-сеңелле өч туган Красновидовода калган. Нина Павловна ХППда эшләгән, фермада бар эшне дә башкарган, өйдә дә барысын да тәртиптә тоткан.

– Алар гаиләсендә кызлар күп, сайлау мөмкинлеге зур иде, әмма Нина миңа барысыннан да күбрәк ошады, һәм мин гомерем буе үз сайлавымнан канәгать булдым, - ди Юрий Яковлевич.

Быел алар бриллиант туйларын билгеләп үтәчәк – 60 ел иңне-иңгә куеп яшиләр. Ике бала – бер ул һәм бер кыз үстергәннәр, бүгенге көндә өч оныклары һәм дүрт оныкчыклары бар. Кирсановлар бакчада эшләргә ярата, балаларын сөендерер өчен виноград, җиләк үстерәләр, кыш көне баздан алып ашар өчен  яшелчәләр турында да онытмыйлар.

Юрий Яковлевич хезмәт юлын машина йөртүче һөнәреннән башлаган, соңрак колхозда автомеханик, аннары Кама Тамагы авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында технолог булып эшләгән. Радиостанциядә, икмәк кабул итү пунктында хезмәт куйган. Яшь гаиләгә колхоз фатир биргән, алар анда 11 ел яшәгән, чөнки әбидән калган йорт бик кечкенә һәм салкын була. Ләкин гаилә үз хуҗалыгыннан баш тартмаган, бер үк вакытта үз участокларында яңа йорт төзегәннәр. Хәзер инде утыз ел биредә яшиләр, балалары да монда үскән.
Югары күрсәткечләре өчен Юрий Яковлевич 1969 елда «Хезмәттә аерылып торган өчен» медале белән бүләкләнгән.

 – Ул чакта миңа яңа машина бирделәр, анда армый-талмый эшләдем һәм зур нәтиҗәләр күрсәттем. Колхоз рәисе Александр Камонин мине бүләкләүгә тәкъдим итте. Ә хезмәт юлымны Тимофей  Сомов җитәкчелегендә башладым. Элек авылда күңелле, халык күп иде, колхоз чәчәк атты, эш бар иде, акчаны эшләп тә, аны акыл белән кулланып та була иде. Ул вакытта күпләр йортлар салды, гәрчә колхоз туйдан соң яшьләр шәһәргә омтылмасыннар өчен, үз йортлары белән яшәсеннәр дип алар өчен күп фатирлы йортлар төзесә дә. Ә хәзер без өлкәннәр генә калдык. Яшьләр юк, балалар аз, авыл халкы өчен эш юк, димәк, нигезлелек, ышаныч юк. Гәрчә хәзер авылда да шартлар шактый яхшы – һәр йортта газ, су, уңайлыклар бар.

*
Ун елдан соң Кирсановларның кече уллары Александр өйләнә.

 – Юрий өйләнгәндә, миңа 13 яшь иде, шуңа күрә аларның туйларын яхшы хәтерлим, күңелле булды, кеше күп иде. Безнең туй да ким булмады, берничә көн бәйрәм иттек, - ди ул.   
Александр Яковлевич зур гаиләдә үскән Вера Федотовага өйләнгән. Федотовлар ун бала үскәннәр, икесе генә авылда калган.

– Мәктәптән соң кая барыйм – кияүгә чыктым, - дип көлә Вера Николаевна. - Башта колхоз йорт бирде, беренче елларда шунда яшәдек, аннары үз йортыбызны төзедек. Өч бала үстердек, тугыз оныгыбыз бар. Кызыбыз Евгениянең гаиләсе иң зуры – балалары җидәү. 

Олы оныклары Сергей хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Армиядән соң контракт төзеп, Читада хезмәт иткән, 2022 елның февралендә аларны Украинага күчергәнннәр һәм ул өченче ел инде шунда, май аенда ялга кайтып киткән, якыннары аның исән-имин йөрүен тели.

Кирсановларның ике оныгы кадет мәктәбен тәмамлаган, берсе елга техникумыннан соң хәзерге вакытта эшли һәм читтән торып институтта укый. Бүлмәнең бер стенасын оныкларының берсенең диплом эше – автопортреты бизи. Әңгәмә вакытында сүз әледән-әле гел оныклар темасына күчеп торды. Бу көнне дә алар иртәдән үк әле балалар бакчасына да йөрмәүче иң кечкенә оныкларын көтеп калдылар. Кызлары декрет ялында эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә булган, шуңа күрә әти-әни ярдәме комачау итми.

Александр Яковлевич – гаиләдә төп табыш китерүче. Берничә тапкыр төрле һөнәрләргә өйрәнгән: шофер булып та эшләгән, ГО штабы эше өчен дә җаваплы булган, технолог-осеменатор, сөтчелек фермасы мөдире дә булган.

– Гомер буе хуҗалыкта терлек асрадык – сыерлар, бозаулар, кош-корт, хәтта элек атлар да бар иде, - ди Александр Кирсанов.

Вера Николаевна чәчәкләр ярата, гәрчә алар өчен зур хуҗалыкта бары тик өй алды бакчасы гына бүлеп бирелгән булса да, ишегалдын йорт кошлары биләп алган. Биек битләүдәге бакчага кыяр да, бәрәңге дә, башка яраткан яшелчәләр дә сыйган. 

– Иртәнге сәгать дүрттә бакчага чыгабыз, сигездә кечкенә оныгыбызны каршылыйбыз, әти-әнисе аны килеп алганчы, эшләребез үз сәгатен көтеп тора. Әйе, без балаларга шат, бишесен үстерергә булыштык, бу икесен дә үстерешербез.

Февральдә Кирсановлар алтын туйларын билгеләп үткән. Аларның йорт тәрәзәләреннән туган йортлары һәм Горький музее күренеп тора, тәрәзәләр һәрвакыт кояшта балкый, ә йортлары балаларга һәм оныкларга булган мәхәббәттән җылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев