Тугры укучыларыбыз, тырыш авыл кешеләре
Бишалаб авылында обелискны ачкан вакытта авыл активисты Роза Гайнуллина әти-әнисенең гаилә коруына быел 66 ел тулуы турында хәбәр итте.
Түгәрәк дата булмаса да, бу мөһим бәйрәмнәре белән без дә аларны котларга булдык. 60 елдан артык бергә тигезлектә яшәү зур бәхет ул.
– Мин мәктәпкә шунда ук икенче сыйныфка укырга кердем, чөнки безнең башлангыч мәктәптә беренче сыйныф юк иде, - дип искә ала Саннур Гатауллин. – Булачак хатыным белән бер парта артында утырдым.
Бу 1940 ел – балаларның балачагы бик иртә тәмамланган чак була. Саннур Шәрифулла улы, өч ел мәктәптә укыганнан соң, колхозда эшли башлый.
Аның булачак хатыны Наҗия әти-әнисе белән Мәскәү янына күченә. Гаилә сугыш турындагы хәбәрне шунда ишетә, әтисе Шәйхетдин Әхмәтгәрәев фронтка шуннан алына һәм сугыш башында һәлак була. Аның исеме дә авыл халкы куйган обелискка язылган. 1942 елда Наҗиянең әнисе, дүрт баласы белән туган авылына кайта. Наҗия аңа кадәр бер ел рус мәктәбендә уканлыктан, рус телен яхшы белә. Аны хәтта, кирәк булганда, тылмач итеп тә чакырганнар.
– Миңа 10 яшьтән үк эшли башларга туры килде,-дип искә ала Наҗия апа.- Җәй көне колхоздан Лаеш районына утын әзерләргә җибәрделәр. Баргач, бригадир әйтә, син кечкенә әле, бар, кайт, ди. Ә мин ничек кайтып китим, нәрсә белән? Шулай калдым, башка кызлар белән беррәттән бүрәнә кисеп, ботак ташып йөрдем. 12 яшемдә мине дуңгыз караучы ярдәмчесе итеп куйдылар, аннары сарыклар карадым.
Саннур Гатауллин көтүче һәм йөк ташучы булып озак йөрми. Техниканы бик яхшы белгәнлектән, армиягә киткәнче, тракторчы булып эшләргә дә өлгерә. Өч ел Румыниядә хезмәт итә һәм бу вакытта сыйныфташ кызы белән хатлар алыша. Кайткач, өйләнергә була, ләкин кәләш алып кайтыр урын юк. Абыйсы туган йортларын сүткән һәм аның урынына яңасын салып, гаиләсе һәм әнисе белән шунда яши. Саннурга үз йортын салырга акча җыю өчен бик тырышып эшләргә туры килә.
– 1958 елда МТСка эшкә кердем, булачак хатыным бернәрсә өчен дә үкенмәсен дип күп эшләдем. Әмма Наҗиям үзе дә булдыклы булып чыкты, аның экономиялелеге нәтиҗәсендә без уңайлы зур йорт төзедек. Варваринодан бүрәнәләр алып кайттык, аннары монда бура ясадык һәм менә шушы йортта кырык елдан артык яшибез.
– Әти сатып алган беренче йорт кечкенә иде, - ди кызлары Роза. - Анда абыйларым һәм мин туганбыз. Аннары әти белән әни зуррак йорт сатып алды, анда энебез туды. Ә бу йортны әти үзе төзеде, без монда үстек, үскәч тә бирегә кайтып йөрдек.
Саннур Гатауллин паспорт алганда, туган көнен төгәл белмәгәнлектән, якынча 1933 елның октябре дип әйтә. Соңрак абыйсы аңа 1932 елның апрелендә туган булуы турында хәбәр итә. Ләкин документны үзгәртеп тормыйлар һәм гаилә башлыгы юбилейларны паспорт буенча билгеләп үтә. 1993 елда рәсми рәвештә пенсиягә чыга, шуннан соң бер ел эшли. Казанда яшәгән олы оныгы бу вакытта мәчеткә йөри, авылга кайткач, бабасына дин, ислам кануннары һәм нигезләре турында сөйли. Бабасын шулкадәр җәлеп итә ки, 1995 елда ул авыл мәчете имамы була һәм анда 10 елдан артык хезмәт итә.
– Абыем авылдан киткәч, үз йортын колхозга сатты, күпмедер вакыт анда кешеләр яшәде, аннары йорт буш торды, - ди Саннур Шәрифулла улы. - 90 нчы елларда мин бу йортны мәчет буларак кулланырга сорадым. Бераз ремонт ясадык, манара куйдык һәм биредә дини гамәлләр үткәрә башладык. Хәзер безнең үз имамыбыз юк, Иске Казиле мәчете имамы Әмир Сафин зур бәйрәмнәр вакытында гына килә.
1958 елның ноябрендә Наҗия һәм Саннур Гатауллиннар өйләнешәләр. Алар бергә 66 ел гомер кичергән.
– Сез газета редакторымы? – дип сорады миннән әңгәмәдәшем. – Мин сезнең газетагызны гомер буе алдырам, миңа бик ошый.
– Ул газетаның һәр санын көтеп ала, бер сүзен дә калдырмыйча укый, - ди Роза. – Кышка әти-әнине Казанга алып китмәкче булабыз, газетасыз авыр булыр инде, район яңалыкларын газета аша гына беләләр.
Менә шундый алар – безнең даими язылучыларыбыз, тугры укучыларыбыз – хезмәт сөючән, районыбызга битараф булмаган авыл кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев