Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган телем – иркә гөлем

Быел Халыкара туган тел көне 12 нче тапкыр үткәрелә.

21 февральдә авылара үзәк китапханәдә "Тел язмышы - милләт язмышы" дигән темага фикер алышу булды. Тел турында сөйләшү - милләт язмышы турында сөйләшү ул. Тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә, сакларга? Тел, әдәбият, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны киләчәк буыннарга ничек тапшырырга? "Түгәрәк өстәл"дә сүз әнә шулар хакында барды. Фикер алышуда катнашкан Кама Тамагы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары балалар арасында милли тәрбия эшләренең торышы турында сөйләде, сыйныфтан тыш үткәрелүче чараларның сөйләм телен, туган телне үзләштерүдә әһәмиятен ассызыкладылар. Мәгариф бүлегенең милли белем буенча методисты Зилә Гыймадиева телләр сакланышы турындагы программа белән таныштырды, үзенең фикерләрен җиткерде. Иң элек туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева сүз алды. Ул балаларга туган як тарихын тирәнтен өйрәтү планнары белән уртаклашты. Үз тарихын белгән бала гына туган теленә һәм гореф-гадәтләренә битараф калмас. "Салават күпере" исемендәге балалар бакчасыннан татар теле дәресләрен алып баручы Камәрия Заһирова үзләрендә туган телдә тәрбия, укыту эшләре ничек алып барылуы, милли бәйрәмнәрне үткәрүләре турында сөйләде, ата-аналарның уй-фикерләрен җиткерде. Күп еллар мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан Фәния Гыйлметдинова укытучыларга киңәшләрен бирде. Аның зур эш тәҗрибәсеннән күп нәрсәгә өйрәнергә була. 2012 ел Коръән елы дип игълан ителде. Татар халкы сакланып калуы белән ислам дине һәм Коръәнгә бурычлы. Шул уңайдан үзенең кирәкле, үтемле вәгазьләре, киңәшләре белән бистәбезнең баш мөслимәсе Мөнирә апа Хәлиуллина сүз алды. Ул динебезнең, йола-бәйрәмнәребезнең нинди авыр вакытларда да сакланып калуын әйтеп үтте. Аңа "Ак калфак" клубына даими йөрүчеләр, безнең эшебез белән кызыксынып торучы Рәфика Хәйруллина, Мәймүнә Хәмзина да кушылды. Алар укучыларга ана телебезнең кирәклеген, якынлыгын тормыштагы гыйбрәтле мисаллар белән аңлатып бирде. Фикер алышуда укучылар да актив катнашты, аларның яшьләр күзлегеннән чыгып әйтелгән уй-фикерләре бик кызыклы иде.

Әлеге очрашуда туган татар телебез турында сөйләшә башлагач күпме проблемаларга кагылырга туры килде. Тамырыннан аерылган агач яши алмый. Шуңа да бала тууга ук аны үз телебездә тәрбияли, иркәли, сөйләшә башлыйк, ата-бабаларыбыздан күчкән кыйммәтле мирас - туган телебезне онытмыйк, саклыйк, киләчәк буыннарга тапшырыйк.

Чарада "Туган телем-иркә гөлем", "Ислам нуры" дигән күргәзмәдән китап-журналлар тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев