Туган илдәге җылы очрашулар
Район башлыгы Наил Вазыйхов ялга кайткан махсус операция сугышчылары белән очрашты.
Очрашуда ике якташыбыз үзләренең хәрби тормышлары турында сөйләде.
Яшелчәдән Илнар Гыйниятуллин һәм Куйбышев Затоныннан Рәдиф Сәйфиев 2022 елда беренче дулкында мобилизацияләнгәннәр.
Илнар Донецк өлкәсенә эләккән, ул әле дә анда торак пунктларны азат итүдә катнаша.
– Безнең хәрби частьтә мин районнан берүзем генә, әмма район волонтерлары җибәргән посылкалар миңа да килеп җитә. Моның өчен аларга рәхмәт, алар безгә фронтта кирәк булган иң кирәклесен җибәрәләр.
Рәдиф Сәйфиев Луганск өлкәсенә эләккән, якташлары белән бергә хезмәт итә һәм шулай ук ярдәмнәре өчен район халкына рәхмәтен белдерде.
– Безнең часть Сватовода булганда, азык-төлекне җирле халык белән бүлешә идек. Анда интернат бар иде, шунда ук гуманитар ярдәм пункты урнашкан һәм без анда пешкән ит консервлары, токмач, нәрсә белән бүлешә алабыз, шуны илтә идек. Үзебездән артканны балаларга һәм өлкәннәргә бирдек. Һәм алар ярдәм өчен бик рәхмәтле булдылар.
Бу ике ел эчендә Рәдиф ике тапкыр «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Шушы вакыт эчендә өченче тапкыр гаиләсе янына ялга кайткан, анда аның ике баласы үсә.
Очрашуда фронттагы хәлләр, хәрби кораллар, гаиләләргә һәм сугышчыларга ярдәм турында сөйләштеләр. Анда шулай ук район хәрби комиссары Таһир Миңнекәев, ветераннар советы рәисе Газинур Габидуллин катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев