Туган якның матурлыгы һәм чисталыгы өчен
«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында Кама Тамагында Идел елгасы ярын җыештыру буенча традицион акция узды.
Акцияне, алдагы еллардагы кебек үк, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге оештырды. Идел ярын чүп-чардан чистартуда, гадәттәгечә, район үзәге мәктәпләре укучылары һәм педагоглары, Беренчеләр хәрәкәте һәм аларның кураторлары, шулай ук каматамагылылар актив катнашты. Акциягә кешеләр дуслары, гаиләләре, шул исәптән балалары белән килгән иде.
Аларны район башлыгы Наил Вазыйхов сәламләде. Ул әйләнә-тирә мохитне кайгырту безнең уртак бурычыбыз булуы турында әйтте, моның район халкына һәм кунакларга табигатьтә уңайлы ял итү мөмкинлеге булдырып кына калмыйча, сирәк очрый торган хайваннарны һәм үсемлекләрне саклап калырга һәм туризм өчен инфраструктураны үстерергә ярдәм итәчәген дә билгеләп үтте.
Катнашучылар берничә сәгать эчендә елга ярыннан 30 капчык чүп-чар җыйдылар. Акциядә гадәттәгечә Алексей Леонов исемендәге Казан фәнни су асты-тикшеренү отряды төркеме катнашты. Дайверлар, махсус җайланмалар кулланып, елганың яр буе өлешен чистартты, су төбеннән металл һәм резина калдыкларын чыгардылар.
Туган як табигатенә битараф булмаган каматамагылылар – балалар да, өлкәннәр дә Рус география җәмгыяте вәкилләре белән бергә әйләнә-тирә мохитне саклауга елдан-ел зур өлеш кертәләр…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев