Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган ягына кайткан

Ел башланып китүгә, «Богородское» ТИҮ рәисе Татьяна Азанчеева Кама Тамагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Хәмзина белән Илдус Идрисов янына бардылар.

2 гыйнварда аңа 80 яшь тулган. Бәки авылында туып-үскән Илдус Зыятдин улы мәктәптән соң Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган. Белгечлек алгач, егет туган колхозында озак эшләми. Гаилә корып, хатыны белән узган гасырның 60 нчы еллары башында Урта Азиягә китә. Анда Советлар Союзы таркалганчы эшләгән, шуннан соң гаилә Волгоград өлкәсенә күченгән.

Биредә Илдус Зыятдин улы җитәкче буларак зур тәҗрибә туплаган, унбиш елга якын җирле администрациядә эшләгән, муниципалитет башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр җиткән. Шунда лаеклы ялга чыккан.

2019 елда гаилә, безнең районда яшәүче кызына якынрак булу өчен, Татарстанга күченгән. Уллары Камышин хәрби училищесын тәмамлаганнан соң, хәрби инженер-төзүче белгечлеге алып, Мәскәүдә төпләнгән.

Бүген Идрисовлар гаиләсе Кама Тамагында шәхси йортта яши, туганнары белән аралаша. Илдус Зыятдин улының ике бертуган апасы районда яши, берсе Келәнчедә, икенчесе район үзәгендә, тагын ике апасы гаиләләре белән Түбән Камада, берсе Алабугада яши. 80 яшьлек юбилейга күп санлы балалары, туганнары, апалары, бертуганнарының балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелган. Юбиляр туган ягына кайтуына, биредә яшьләр өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә яхшы шартлар булдырылуга бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев