Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Туган авылыбызга җыйнаулашып тагын кайттык әле, якташлар.

Матур чәчәкләргә , агачларга күмелгән мәчет ишегалды. Стендта 6 ел рәттән булып узган бәйрәм мизгелләре, матди ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге урын алган. Чаллыда бу көнне җиденче тапкыр шау-гөр килеп Авыл бәйрәме узды. Һәрвакыттагыча авылдашлар, кунаклар тагын бер мәртәбә үзләренең балачакларына, яшьлек елларына кайтты. Бәйрәмнең программасы елдан-ел камилләшә, тәрбияви төс ала. Гадәттәгечә,...

Матур чәчәкләргә , агачларга күмелгән мәчет ишегалды. Стендта 6 ел рәттән булып узган бәйрәм мизгелләре, матди ярдәм күрсәтүчеләр исемлеге урын алган.

Чаллыда бу көнне җиденче тапкыр шау-гөр килеп Авыл бәйрәме узды. Һәрвакыттагыча авылдашлар, кунаклар тагын бер мәртәбә үзләренең балачакларына, яшьлек елларына кайтты. Бәйрәмнең программасы елдан-ел камилләшә, тәрбияви төс ала. Гадәттәгечә, бәйрәм Азан әйтүдән башланды.

Аннары Җиңүнең 70 еллыгына багышланган композиция кысаларында 1945 елга кадәр туган 40 авылдашыбыз (алар сугыш чоры балалары) истәлекле бүләккә ия булды. Авылыбызда озак еллар бергә күпләргә үрнәк булып яшәүче 5 парга, 11 юбилярга, беренче сыйныфка укырга керүче балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң өлкән кешеләребез - 92 яшьлек Насыйров Гайнан абый белән Хәлиуллина Нәгыймә апа җылы котлаулар, бүләкләр кабул итте.

Бәйрәмгә Чаллы башлангыч мәктәбен 37 ел элек тәмамлаган егет-кызлар класс җитәкчеләре Халикова Нәкыя апаны чакырган иде. Олы Кариле мәктәбендә күп еллар рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүче, зур хәрефтән башланучы, абруйлы бу укытучыга Чаллы авылының бик күп баласы һәм ата-анасы зур рәхмәтле.

2015 ел - Әдәбият елы уңаеннан шушы авылда һәм район үзәгендә китапханәче булып эшләүче Низамова Әлфия, Хәлилова Зөһрә һәм Заһретдинова Миләүшә дә бүләкләнде, үз чиратында алар да авылдашларына соклангыч дәрәҗәдә матур чыгышларын бүләк итте. Урамнар арасында игълан ителгән бәйге бик күп авылдашларыбызның моңа кадәр сер булып сакланган талантларын ачарга мөмкинлек тудырды. Бай фантазиягә ия егет-кызлар яши икән авылыбызда! Күз явын алырдай матур кул эшләре куелган. Кызларыбызның кулларыннын гөл тама ләбаса.

Большевик урамында урнашкан су колонкасына сокланмый мөмкин түгел. Аны бертуган Насыйровлар, Нигъмәтуллин Айрат, Гыйлаҗев Дамир, Гыйльметдинов Илсур, Гомәров Рамис, Вәлиев Раиф ясаган. Ә эчендәге зур самовар - Раиф белән Равилнең иҗат җимеше. Тирә- юнендәге чәчәкләрне Нигъмәтуллина Рузилә белән Гәрәева Гүзәлия үстергән. Җәләлова Гүзәл белән Вәлиева Диләнең үзләре язган шигырьләрен һәм яңа гына әнисен югалткан Гыйлаҗева Фәридәнең "Саклагызчы аналарны!" нәсерен башкарулары берәүне дә битараф калдырмады. Балалар башкаруындагы биюләр һәм өлкәннәрнең матур, мәгънәле җырлары барыбызны да сокландырды.

Чаллы авылының кунакка кайткан килен - кияүләре хакында да аерым әйтәсе килә. Күренеп тора: күбесе бүген ил тоткалары. Алар - кичен дискотека вакытында парлап баянда уйнаучылар да, өздереп җырлаучылар да, хәтта "Ташлама" исемле йөрәккә үтеп керерлек җыр иҗат итеп, аны авылдашларыбызга җиткерүчеләр дә.

Быел бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәп, Насыйров Вилдан Шәм күлендә балыкчылар ярышы оештырды. Аның призы - шәп кармак - иң зур балык тотучы Мозаффаров Рамилгә тапшырылды.

Авыл көненә кайтырга ашкынып йөргән көннәрдә авылдашыбыз Заһиров Ринат фаҗигале төстә вафат булган. Ул хәзерләп куйган бүләкләрне өлкәннәргә сеңелесе Зөһрә тапшырды.

Биредә һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль тапты. Сәүдә гөрләп барды. Мул табын өстәле кунакларны үз янына чакырды. Болар - бәйрәмнең кайбер мизгелләре генә. Барыбызның да күңелендә Авыл көне бик матур тәэсирләр калдырды.

Гомер үткән саен сагындыра

Туып-үскән газиз авылым.

Нәкъ шушында,

Чаллы авылында,

Атлаганмын тәүге адымым.

Уйларымда бик еш кына кайтам

Шәм күленә, кизләү өстенә,

Әти-әни, әби-бабайларның

Мәңгелек йорты - зират өстенә.

Җиде бала тубырдашып үскән

Төп нигез дә безне сагына...

Балачакта утырткан каеным

Иңнәремә минем сарыла.

Күпме генә тырышып эзләсәм дә

Тапмадым яшьлегем эзләрен.

Оныталмыймын саубуллашкандагы

Әниемнең яшьле күзләрен.

Авылдашларыма рәхмәтле мин бүген

Мул тормышта яшәп яталар.

Зират өстен, чишмә, күл буйларын

Гел тәртиптә саклап тоталар.

Гүзәлиягә рәхмәт әйтә һәркем

Очраштырган өчен ел саен...

Бәхет, шатлык, сәламәтлек, байлык

Ишек шакып керсен йорт саен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев