Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзекләндерү – уртак эш

Узган ел башкарма комитетның вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 68 беркетмә төзелгән.

Тагын 12 беркетмә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җирлек башлыклары тарафыннан төзелгән, шулай ук 57 телдән кисәтү ясалган. 

– Административ комиссия тарафыннан 20 утырыш үткәрелде, аларда административ хокук бозулар турында 80 эш каралды, – диде комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов. - Нәтиҗәдә 61 физик затка кисәтү һәм 12 гражданга 26 мең сумлык штраф, 1 вазифаи затка 30 мең сум күләмендә, гомуми күләмдә 56 мең сумлык штраф рәвешендә җәза билгеләнде. 26 мең сум штраф түләтелде Суд приставлары хезмәтенә 50 мең сумлык штрафны мәҗбүри түләтү өчен башкарма производствоны кузгату турында 10 материал җибәрелде. 

Районда яшәүчеләр тарафыннан башкарылган административ хокук бозулар нигездә урамга каты һәм сыек көнкүреш калдыкларын чыгаруга, төзелеш материаллары, утын, металл калдыкларын, терлек азыгын, тиресне үз территорияләреннән читкә чыгарып куюга, авыл хуҗалыгы терлекләрен урамда караусыз йөртүгә, бакчаларын җыештырганнан соң, үсемлек калдыкларын контейнерларга яки контейнер мәйданчыгына ташлауга кагыла.  

Исегезгә төшерәбез, территориаль төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә торак пунктларда урамга, контейнерларга, бункерларга, контейнер мәйданчыкларына агачлар (ботаклар), төзелеш чүп-чарлары, боткалар, зур габаритлы чүп-чарны һәм ташлау тыела. Әлеге хокук бозу өчен 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җәза каралган. 

Поселокларда һәм авыл җирлекләрендә ачыкланган хокук бозулар буенча Кама Тамагы (16), Куйбышев Затоны штп (15), Тәмте авыл җирлеге (9), Красновидово АҖ (7), Сөйки АҖ (6), Уразлино АҖ (5), Олы Бортас АҖ (5), Кирельский АҖ (5) “алдынгылыкны” били.

Кыш көне биналарның һәм корылмаларның түбәсенә кардан һәм боздан йөкләнеш зур булу сәбәпле, шулай ук түбәләрдән кар һәм боз төшү нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычы арта, бу гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, вазифаи һәм юридик затларга административ биналарның, күп фатирлы йортларның, кибетләрнең һәм хуҗалык корылмаларының түбәләрен кардан, боз ятмаларыннан һәм боз сөңгеләреннән вакытында чистарту буенча чаралар күрергә кирәк. Исегездә тотыгыз, бу мәсьәләдә ваемсызлык күрсәткән өчен ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе буенча вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев