Төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башланды
21 апрельдән 12 июньгә кадәр каматамагылылар төзекләндерү объектын сайлый ала, ул 2027 елда төзекләндереләчәк.
Быел проектта катнашуга 1 667 муниципаль берәмлектә 6 меңнән артык объект игълан ителгән. Татарстанда тавыш бирүгә 178 җәмәгать урыны кертелгән.
Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза. 2025 елда тавыш бирүдә 16,6 миллионнан артык россияле катнашты, шуларның 416 357се – Татарстанда яшәүчеләр, алар төзекләндерелгән итеп күрергә теләгән территорияләрне сайладылар.
Кама Тамагында яшәүчеләр проектта катнашырга гариза биргән өч объектның берсен сайлый ала: “Кама Тамагындагы Җиңү паркы 3 нче чират” (10), «Заовражный Каратайдагы Җәй пляжы» (0), “Куйбышев Затоны штп Куйбышев урамындагы күл» (44). Җәя эчендә объектның күпме тавыш җыйганы күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев