Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Торак шартларын яхшырту өчен сертификатлар тапшырылды

Наил Вазыйхов районда яшәүче ике яшь гаиләгә – Гыйззетдиновлар һәм Мәһдиевларга торак сатып алу яки шәхси торак төзелеше өчен социаль түләү алу хокукы бирелү турында таныклыклар тапшырды.

Әлеге социаль ярдәм чарасы субсидия рәвешендәге социаль түләү юлы белән яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Социаль түләү күләме гаилә әгъзалары санына бәйле. Зөһрә Гыйззетдинова районга финанс ярдәме өчен рәхмәтен белдерде: «Без торак алу өчен 2014 елда ук чиратка баскан идек. Ул вакытта әле балаларыбыз юк иде. Сигез ел эчендә өч балабыз туды – күп балалы гаиләгә әверелдек. Бу программа ярдәмендә торак шартларын яхшырту мөмкинлегенә ия булдык. Ярдәм өчен бик рәхмәтлебез».

-Ирем Рафил хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, - диде Ләйсән Мәһдиева. - Әлегә әти-әниебез белән яшибез. Быел үз йортыбызны төзергә плалаштырабыз һәм сертификат акчаларын әлеге максатларда кулланырга уйлыйбыз, шуңа күрә бу субсидия гаиләбезгә зур ярдәм булачак.

Бүгенге көндә республикада яшь гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә программа гамәлгә ашырыла. Һәр программаның үз сайлап алу критерийлары бар.

Бу программаларда катнашу өчен таләп ителгән барлык шартлар белән район сайтында (https://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/zhile-molodim-rt)  таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев