Төп критерий – сыйфат
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне билгеләп үтелә. 2025 елда ул «Гадел рәвештә тотрыклы яшәү рәвешенә күчү» девизы астында узачак.
Бу көнне товарларны һәм хезмәтләрне акыл белән куллану мәсьәләләренә, шулай ук кешенең төрле продуктларны һәм ресурсларны куллануы нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү ысулларына аерым басым ясала.
«Товар сатып алганда, күпчелек кеше беренче чиратта аның сыйфатына игътибар итә. Әмма товарның җитешсезлекләре соңрак ачыклана торган очраклар да еш була. Мондый очракларда сатып алучылар ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кама Тамагы районы буенча Яшел Үзән территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә ала»,- диде әйдәп баручы белгеч-эксперт Альбина Хафизова.
Узган ел территориаль бүлек хезмәткәрләре район халкыннан 151 мөрәҗәгать караган, шуларның 70 е шәхси кабул итүдә, 42 се телефон аша, шул исәптән 20 се «кайнар линия»гә шалтыратудан, 19 ы үткәрелгән чаралар барышында кергән. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше сәүдә өлкәсенә кагыла, аеруча техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга шикаятьләр күп. Кулланучылар соравы буенча товар сатучыларга яки хезмәт күрсәтүчеләргә карата 52 дәгъва проекты төзелгән.
«Барлык мәсьәләләр дә дәгъва тапшыру тәртибендә хәл ителде, шуңа күрә кулланучылар судка дәгъва гаризаларын әзерләүдә ярдәм сорап белгечләргә мөрәҗәгать итмәделәр», - дип ассызыклады Альбина Марат кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев