Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ТНВ»дан карагыз!

21 декабрьдә Иске Барыш клубы мөдире Ринат Закиров улы Булат Закиров белән бергә ТНВ каналындагы «Кәмит Җәвит» тапшыруында катнашты.

- Мин баянда уйныйм, улым белән бергә җырлыйбыз. Чыгышыбызның видеоязмасын Теләче районында уза торган Таһир Якупов исемендәге фестивальнең сайлап алу этабына җибәрергә карар иттек. Жюри аны ошаткан һәм безне финал концертына чакырдылар. Һәм без әлеге фестивальнең лауреатлары исеменә лаек булдык. Анда безне тапшыруның продюсеры Җәүдәт Гыйльманов күреп алды һәм телевидениегә чакырды, - диде Ринат Закиров.

Якташларыбыз катнашындагы тапшыруны «ТНВ» телеканалыннан Яңа ел бәйрәмнәреннән соң карарга мөмкин. Төгәл көне тапшыру телеэкраннарга чыгарылыр алдыннан билгеле булачак.

Ринат Закиров дүртенче ел мәдәният йорты мөдире булып эшли. Ул оста баянчы, улында да җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләгән – Булат балачактан ук татар халык һәм эстрада җырларын җырлап үскән. Хәзер ул Казанда эшли, әмма вокал белән шөгыльләнүен ташламый, җырлар яздыра, туган авылы турындагы җырына искиткеч матур клип та төшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев